tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырымда «Мөслимәләр лидерлыгы мәктәбе» эшли
Кырымда «Мөслимәләр лидерлыгы мәктәбе» эшли

Кырымда «Мөслимәләр лидерлыгы мәктәбе» эшли

Кырымда «Мөслимәләр лидерлыгы мәктәбе — 2021» эшли башлады. Чарада Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәтенең ислам нигезләре укытучылары, ислам гаилә психологлары, психотерапевтлар, педагог-теологлар, шулай ук Казаннан һәм Мәскәүдән чакырылган кунаклар катнаша.

Съезд программасына дини тематикага әңгәмәләр, семинарлар, стресска чыдамлык һәм арт-терапия, хатын-кызның шәхси һәм рухи үсеше буенча авторлык мастер-класслары кертелгән. Бу турыда Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, хатын-кызларның кырым татарлары милли баш киемеһәм бизәнү әйберләре, шулай ук картиналар ясау буенча иҗади остаханәләр планлаштырылган.

Съездда катнашучылар өчен шулай ук экскурсияләр һәм пикниклар да каралган.

Чарада кырым татарларының съездында катнашучы мөслимәнең туе алдыннан — кызлар утырмасы туй алды йоласы («Хна геджеси») булачак.

Съезд Бакчасарайның Озенбаш тау авылында өч көн дәвам итәчәк.

«Мөслимәләр лидерлыгы мәктәбе — 2021» съездын Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәте белән Мөселманнарга психологик ярдәм ассоциациясе ярдәме белән Кырым мөселманнарының «Буллюр» иҗтимагый берләшмәсе оештыра, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*