tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ленария Мөслимова: «Татарча диктант»ка бер миллион татарны җәлеп итү максатын куйдык
Ленария Мөслимова: «Татарча диктант»ка бер миллион татарны җәлеп итү максатын куйдык

Ленария Мөслимова: «Татарча диктант»ка бер миллион татарны җәлеп итү максатын куйдык

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова «Татарча диктант» акциясенә бер миллион татарны җәлеп итү максаты куелганын әйтте.

«Татарча диктант» акциясендә катнашучылар саны соңгы ике елда геометрик прогрессиядә үзгәрде. Быел безнең максат — җир шарында яшәүче татарларның 10 процентын, ягъни бер миллион татарны әлеге акциядә катнаштыру. Диктантны узган елда 375 меңнән артык кеше язды. Аңарчы йөз меңгә тутырган идек», — диде Ленария Мөслимова Бөтендөнья татар яшьләре форумы Шурасының киңәйтелгән утырышында.

Ул «Татарча диктант» дип аталган татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе 10-12 сентябрьдә сәгать 11:00дә узачагын хәбәр итте.

Акция татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән.

Быел акция алтынчы тапкыр уза. Ул ел саен берьюлы Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырыла. Чарада һәр теләгән кеше бушлай катнаша ала.

Татарстан һәм Башкортстан республикалары өчен — 10 сентябрь, Россия Федерациясе төбәкләре өчен — 11 сентябрь, чит илләр өчен — 12 сентябрь диктант язуның төп көне итеп билгеләнгән.

Рифат Каюмов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*