tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда 36нчы тапкыр «Уйнагыз, гармуннар» халык иҗаты фестивале узды
Татарстанда 36нчы тапкыр «Уйнагыз, гармуннар» халык иҗаты фестивале узды

Татарстанда 36нчы тапкыр «Уйнагыз, гармуннар» халык иҗаты фестивале узды

Бүген Галиәсгар Камал театры каршындагы мәйданда «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәме узды. Бу фестиваль беренче тапкыр 1985 елда үткәрелгән була. Бүгенгесе 36нчысы иде.

Быелгы бәйрәмдә 32 төбәктән 48 коллектив, меңгә якын кеше катнашты. Чувашия, Удмуртия, Марий Эл, Башкортстан республикаларыннан, Чиләбе, Омск, Киров һәм Самара өлкәләреннән дә килгәннәр. «Уйнагыз, гармуннар!» фестиваленең оештыручылары: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татар ресурс мәдәни үзәге.

Фестивальне тантаналы төстә ачып җибәрү өчен сүз ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакировка бирелде. Алар шәһәр халкын, җөмһүриятебез кунакларын бәйрәм котлады.

«Монда Татарстан гармунчылары гына түгел, ә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче татар оешмалары оештырып алып килгән иҗат коллективлары һәм гармунчылары да бар. Безнең максат — әлеге фестивальне татар җәмәгатьчелеген һәм кунакларны туплый алырдай мәйданга әверелдерү иде. Без моңа ирештек. Дәлиле бүген сезнең каршыгызда», — диде Данис Шакиров.

Бәйрәмгә ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова да килгән иде. «Без бүген тарихны язабыз. Әлеге чара безнең милләтебезне берләштерә. Татарстанда яшәүче татарларны гына түгел, гомумән, Россия күләмендә дә. Бу фестивальнең шундый озын гомерле булуының сере дә шунда», — диде министр.

Концертта Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимов җырлады. «Чынлап та яулап алынган бәйрәм, милләтебезнең киләчәге булсын», — диде ул. Иң ахырдан сәхнәгә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыкты. «Барыгызны да республика көне белән тәбрик итәм. Безнең республика һәрвакыт алдынгы булды, алдынгы булачак. Матур яшибез, бай яшибез. Кая гына барсак та татар телендә сөйләшәбез. Татарлар алга!» — дип дәвам итте ул чыгышын.

Концерттан соң «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале катнашучылары театр каршындагы мәйданнан, Бауман урамы буенча кремльгә таба Сөембикә манарасына кадәр җырлап барды. Гармунчылар парадын Фирдүс Тямаев җитәкләде.

Фестивальгә кадәр хәбәрчебез катнашучылар белән дә аралашып алды. «Кечкенәдән бирле баянда уйнасам да, мин әлеге фестивальдә быел беренче тапкыр катнашам. Минем ике апам да баянда уйныйлар. Үзем 7 яшьтән уйнарга өйрәндем, берәү дә өйрәтмәде. Әти без кечкенә вакытта беренче улына сарык сатып гармун алган булган, ләкин ул уйнамаган», — ди Сарманнан «Әүлия» ансамбле баянчысы Лилия Големова.

«Без Тәтештән кызым, оныкларым белән килдек монда. Тормыш иптәшем сәхнәдә чыгыш ясый бүген — гармунда уйный. Фестивальдә беренче генә катнашуыбыз түгел. Бик күңелле монда», — диде Тәтеш районы Зур Әтрәч авылыннан Рәмзия Юнысова.

«Без Чиләбе өлкәсеннән килдек. Күптән йөрим инде. Монда килеп көч җыеп кайтабыз. Җырлары да халыкка таныш, көйләре моңлы — менә шуны тыңларга килә монда халык», — диде «Ләйсән» ансамбле вәкилләре. «Буадан без 3 гармунчы кыз килдек. Гармун күтәреп йөрүләре җиңелләрдән түгел дә, шулай да гармунны яраткач, авырлыгы да тоелмый», — диде Буа гармунчысы Асия Хәмидуллина.

«Бу фестивальдә мин беренче тапкыр катнашам. Мәдәният институтында белем алам. Бик теләп килдем монда. Шундый көчле энергетика монда, алдагы елларда да шулай дәвам итсә иде. Мин баянда инде 6нчы класстан ук уйныйм. Баян уйнап җибәрсәң, күңелләр күтәрелә, бөтен булган борчулар югала», — ди гармунчы Рәнис Сәфиуллин.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*