tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфаның «Нур» театры 30 еллык юбилеена «Галиябану» премьерасын әзерли
Уфаның «Нур» театры 30 еллык юбилеена «Галиябану» премьерасын әзерли

Уфаның «Нур» театры 30 еллык юбилеена «Галиябану» премьерасын әзерли

Быел Уфаның «Нур» татар драма театры үзенең 30 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей тантанасын 4 декабрьдә үткәрү планлаштырыла.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, театр «Галиябану» музыкаль спектаклен әзерли. Мирхәйдәр Фәйзинең башкорт һәм татар театры үсешенең тулы бер гасыры бәйле легендар пьесасы театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин версиясендә куелачак. «Галиябану» спектакленең премьерасы 13-14 декабрьгә планлаштырылган.

Театрның әдәби бүлеге мөдире Гөлнур Заһидуллина «Хәзерге татар драмасы» дип аталган пьесалар ачык конкурсын оештыру планнары белән уртаклашты. Эшләр якынча 2022 елның 1 февралендә кабул ителә башлаячак.

Юбилей елында театр спектакльләр буенча балалар рәсемнәре конкурсы, актерлар портретлары, театр турында шигырьләр конкурсы игълан итә. Яшьләр Пушкин картасы буенча театрга килә ала. Алар өчен күп этаплы бонус программасы эшләнгән.

Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен театр буенча экскурсияләр, спектакльләр турында фикер алышулар, актерлар белән очрашулар оештырылачак. Ә 31 декабрьгә кадәр театрга җиде тапкыр килгән кешене театр директоры белән бизнес-ланч көтә.

bashinform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*