tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авыл хуҗалыгы хезмәт ветеранының хатирәләре яңа китапта
Авыл хуҗалыгы хезмәт ветеранының хатирәләре яңа китапта

Авыл хуҗалыгы хезмәт ветеранының хатирәләре яңа китапта

«Истәлекләрем» дип исемләнгән яңа гына дөнья күргән китапның авторы – Рәүфә Чәлил кызы Айданова. Педагогик фәннәр кандидаты Клим Султан улы Садыйков редакторлыгында чыккан китапта Рәүфә апаның тормыш юлы тасвирланган. Аның хатирәләре әти-әнисе, шәхси тормышы, якын туганнарына һәм балаларына багышланган. Уват районының Өге авылында гомер кичергән Рәүфә Чәлил кызы сугыш чорында һәм сугыштан соң авыр елларны авыл фермасында,”Лесохим” оешмасында төрле ирләр эшли торган авыр эшләр башкарганын истәлекләрендә укый алырсыз. Рәүфә апаның бертуган сеңлесе, Халык мәгарифе отличнигы Рауза Чәлил кызы китапка кереш сүзен яза. Рауза Чәлил кызы:”Апам 13 яшеннән “Лесохим”да күлә суга, соңрак совхозда фермада сыер савучы булып эшләде. Һәрвакыт беренче урында булып “Победитель соцсоревнований”, “Передовик производства” знаклары белән бүләкләнде”. Уват районы “Почет китабы”на, “Золотые имена области” китабына кертелде. Ул 1нче, 2нче дәрәҗәле “Материнство” медальләре белән бүләкләнде, берничә мәртәбә авыл Советы депутаты итеп сайланды, гел алгы сафта булды. Тырыш, хезмәт сөйгән, инсафлы биш егет, өч кыз үстергән туганыбызның хатирәләрен китап итеп бастырып чыгару туганнары, бала-оныклары, якташлары өчен мөһим, шатлыклы вакыйга булды,”-диде.

Уват районы авыл хуҗалыгы хезмәт ветераны Рәүфә Айданованың тормыш юлына багышлап язган хатирәләрен укучылар илебез белән бергә халкыбыз күргән, кичергәннәрне күз алдына китерә алалар. “Истәлекләр” китабына кергән язмалар гаилә архивыннан алынган фотолар белән баетылган. Сугыш чоры авырлыгын белмәгән яшь буынга тәкъдим ителгән китап якташлары өчен кызыклы булыр. Автор ассызыклаганча, чын кеше үз Ватанының патриоты, ул гаиләдә балаларына үрнәк була, иҗтимагый хезмәттә тәрбияләнә, эшләгән эш урнында тырышып эшли, тирә-юньдәгеләрнең ярдәмен, хөрмәтен тоеп яши.

Китап үз укучыларын табар дип уйлыйм. Авторга, китапны чыгаруда ярдәм итүчеләргә иҗади уңышлар телибез.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*