tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта диннәр арасында диалогка багышланган дөньякүләм конференция була
Санкт-Петербургта диннәр арасында диалогка багышланган дөньякүләм конференция була

Санкт-Петербургта диннәр арасында диалогка багышланган дөньякүләм конференция була

Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов эш сәфәре белән Санкт-Петербургка барды. Биредә диннәр арасындагы диалогка багышланган бөтендөнья конференциясе турында фикер алыштылар.

Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов Россия мөселманнары Дини җыены башлыгының беренче урынбасары, Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөфтие Равил хәзрәт Панчеев белән бергә Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетендә җомга намазын укыган.

Аннары ике башкала мөфтие хезмәттәшлек һәм өммәтне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышкан, якын киләчәктә берничә зур чара уздыру турында сөйләшкән.

Искәртеп узабыз, 2022 елның маенда Санкт-Петербургта дәүләт, парламентарийлар һәм дөньяның алдынгы диннәре вәкилләре катнашында Мәдәниятләр һәм диннәр арасындагы диалогка багышланган дөньякүләм конференция була. Чарада якынча 5 000 кунак, бөтен дөньядагы дини оешмаларның 250 лидеры катнашуы көтелә.

islam.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*