tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт театры «Театрның атказанган тамашачысы» дәрәҗәле исемен гамәлгә куя
Әлмәт театры «Театрның атказанган тамашачысы» дәрәҗәле исемен гамәлгә куя

Әлмәт театры «Театрның атказанган тамашачысы» дәрәҗәле исемен гамәлгә куя

Әлмәт театры «Театрның атказанган тамашачысы» дәрәҗәле исемен гамәлгә куя.

«Тамашачы һәрчак театрның әйдәп баручы көче булды. Чөнки ул иң кадерле әйбере — вакыты белән түли. Бу исем аның театрга булган хөрмәтен бәяләү йөзеннән гамәлгә куела», — дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Дәрәҗәле исем театр сезоны нәтиҗәләре буенча театрга иң күп йөргән тамашачыга биреләчәк. Җиңүчене билет санына карап комиссия билгели.

«Театрның атказанган тамашачысы» дәрәҗәле исеменә лаек булучыларга истәлек билгесе һәм истәлекле бүләк тапшырыла.

Дәрәҗәле исем ияләре театрның 77 нче сезоны ябылу тантанасында билгеләп үтеләчәк.

Әлмәт театры 77 нче сезонын 7 октябрьдә «Җил артыннан» спектакле премьерасы белән ача. Халед Хоссейнның бестселлерын Әлмәт театрында Камил Тукаев куйды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*