tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Кырым Республикасына бара
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Кырым Республикасына бара

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Кырым Республикасына бара

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кырым Республикасына бара. Аны Татарстан Республикасының Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов каршы алачак.

Биредә Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов һәм Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Хаҗи Әмирали хәзрәт Аблаев белән очрашулар планлаштырылган.

Шулай ук Милли Шура рәисе Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитовка мемориаль такта ачу тантанасында катнашачак. Моннан тыш, 6 октябрьдә Ялта шәһәренең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, Ялтаның Идел буе, Урал һәм Себер татарларының “Акчура” иҗтимагый оешмасы әгъзалары белән очрашу узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*