tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XXI «Иделем акчарлагы» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр
XXI «Иделем акчарлагы» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

XXI «Иделем акчарлагы» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

18-20 ноябрь көннәрендә Казанда XXI «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең 3 нче туры булып узды.

Чараның төп максаты: талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.

Быел бәйгегә Татарстанның 22 районыннан һәм Башкортостан, Удмуртия республикалары, Киров һәм Ульян өлкәләре егет-кызларыннан эшләр килде.

«Иделем акчарлагы» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 20 ноябрь көнне Татарстан Республикасының Язучылар берлеге бинасында узды. Әлеге чарада бәйгенең жюри әгъзаларыннан Марат Хәлил улы Закиров, Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов, Рифат Гали улы Сәлахов һәм Гөлүсә Рәүф кызы Закирова катнашты.

Бәйгедә катнашучыларның эшләрен мәртәбәле жюри карады:

Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов – әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог, филология фәннәре докторы, Җамал Вәлиди һәм Ш.Маннур исемендәге премияләр лауреаты.

Ләбиб Лерон – язучы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр, М.Җәлил премиясе лауреаты, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире.

Марат Закир – язучы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Маннур ис. Премия лауреаты, Татарстан Республикасы язучылар берлегендә әдәби консультант.

Ленар Шәех – шагыйрь, тәрҗемәче, публицист, мөхәррир. Филология фәннәре кандидаты. ТР ның Муса Җәлил исемендәге Республика, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби, Евразия халыкара һ.б. премияләр лауреаты. ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Хәзерге көндә Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире.

Рифат Сәлах – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемаль исемендәге премиясе, ТР Мәдәният министрлыгының мактау грамотасы иясе. Татнефть АҖнең С.Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреаты. Хәзерге вакытта Казанда Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр редакциясендә мөхәррир булып эшли.

Гөлүсә Рәүф кызы Закирова— «Идел» журналының баш мөхәррире, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*