tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Константиновка мәдәният йортында “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен курсәттеләр
Константиновка мәдәният йортында “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен курсәттеләр

Константиновка мәдәният йортында “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен курсәттеләр

Константиновка бистәсе мәдәният йортында оешкан “Җәүһәр” үзешчән театры Туфан ага Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасын сәхнәләштерде.

«Җәүһәр» үзешчән театры узган ел февраль аенда оешкан. Алар инде моңа хәтле «Аулак өй» күренешен сәхнәләштергән, ә бу юлы Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» әсәрен сайлаганнар.

Чараның мөхтәрәм кунаклары Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллина Һәм Татарстанның халык артисты Резедә Тухфатуллина булдылар.

«Шушы „Җәүһәр“ театрының башлангычында үземнең кечкенә генә өлешем булганга шатланып туя алмыйм», — диде спектакльдән соң Айгөл Нәбиуллина.

Спектакльгә Казан шәһәре башкарма комитеты мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов та килде. Ул режиссёрны һәм үзешчән артистларны Мактау грамоталары белән бүләкләде.

Шулай ук сәхнәдән Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартинов театрны 50 меңлек сертификат белән бүләкләгәне хакында әйтелде.

«Бу талантлы артистларны күреп, исем-акылым китте. Мондый артистлар һәм җитәкчеләр булганда, татар халкы яшәячәк, Алла бирсә. Безнең милләтебезнең киләчәге өметле», — диде «Бөтенроссия татар гаиләсе» фонды директоры, югары категорияле табибә Миләүшә Гайфуллина.

«Һәрбер роль шуның хәтле туры китереп бүленгән. Шулай оста итеп уйнадыгыз, еладык та, көлдек тә, чыннан да, профессиональ артистлар бер якта торсын. Шулай дәвам итегез, киләчәктә дә шулай гөрләп яшәгез», — диде Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның халык артисты Резедә Төхфәтуллина.

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*