tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресста “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре белән очрашу узды
Конгресста “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре белән очрашу узды

Конгресста “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре белән очрашу узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмат хезмәте һәм Массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе  җитәкчесе, “Татарлар” газетасының баш мөхәррире Гөлназ Шәйхиева Төмән өлкәсендә нәшер ителеп килүче “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре белән очрашу уздырды. Эшлекле әңгәмә ZOOM платформасы ярдәмендә үтте.

Ике яклы фикер алышуда “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова яңа 2022 елда тираж мәсьәләсе һәм шулай ук социаль челтәрләрдә алып барыла торган эшчәнлекләре турында бәян итте.

Үз чиратында Гөлназ Шәйхиева Татар конгрессының рәсми сайтында басылып чыккан актуаль һәм мөһим хәбәрләрне тарату, үзара хезмәттәшлекне ныгыту юллары турында сөйләде. Шулай ук идарә җитәкчесе “Татарлар” гәҗитенә региондагы татар тормышы турындагы мәкаләләрне актив җибәреп торуны сорады.

Исегезгә төшерәбез, 12 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Төмән шәһәрендәге «Яңарыш» газетасы редакциясе белән танышкан иде.

 

Белешмә өчен:

“Яңарыш” Төмән өлкәсе татарларының иҗтимагый газетасы 1990 елның 15 сентябрендә нәшер ителә башлый. Газетада 30 елдан артык Тубыл, Вагай, Яркәү, Аромаш, Исәт, Төмән һәм башка районнарда яшәүче татарлар турында хәбәрләр бастырыла. Хәзерге вакытта газетаны гамәлгә куючы – Төмән өлкәсенең мәгълүмат сәясәте Департаменты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*