tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге турында хисап бирде
Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге турында хисап бирде

Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге турында хисап бирде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Киңәйтелгән Милли Шура утырышы уза. Җыелышта 135 кеше катнаша, шуларның 75 – Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, 60 – татар җәмәгатьчелеге вәкилләре. Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, чара онлайн режимда уза.

Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының 2021нче елдагы эшчәнлек турында хисап тотып, гыйнвар аеннан ук ике ай дәвамында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның федераль округлардагы шәһәрләрендә татар оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашулар хакында сөйләде.

“Россиянең җиде федераль округында узган әлеге очрашулар вакытында максатлар билгеләнде, бурычлар куелды, төбәкләр җитәкчелеге каршында татар җәмәгатьчелеген борчыган мәсьәләләр күтәрелде”, – диде җитәкче.

Данис Шакиров сүзләренчә, шушындый форматта узучы очрашулар нәтиҗәсендә  татар җәмәгатьчелеген еллар дәвамында борчыган мәсьәләләр җирле хакимият ярдәмендә хәл ителә.

“Якутиядә – татар оешмасына офис бүлеп бирелде, Новосибирскида – Татар мәдәнияте үзәге, Бурятиядә – татар йорты ачылды, Дондагы Ростовта  Татар мәдәнияте үзәгенә бина бирелде, Омск өлкәсенең Большеречье районында татар зиратына җир бүлеп бирелде”, – дип билгеләп узды ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*