tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Киңәйтелгән Милли Шура утырышы уза
Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Киңәйтелгән Милли Шура утырышы уза

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Киңәйтелгән Милли Шура утырышы уза

Әлеге минутларда Бөтендөнья татар конгрессының Киңәйтелгән Милли Шура утырышы башланды. Җыелышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев алып бара. Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, чара онлайн режимда уза.

Көн тәртибенә ике төп мәсьәлә кертелде: Бөтендөнья татар конгрессының 2021нче елдагы эшчәнлек хисабы һәм 2022нче елга БТКның эш планын раслау.

Шәйхразыев сүзләренчә, 2022 елда Бөтендөнья татар конгрессы һәм бөтен татар дөньясының эше “Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә!” шигаре астында оештырылга тиеш. “Бу Бөтенроссия халык санын алуның дәвамы буларак карала”, – диде рәис.

Ул шулай ук киләсе елда ике зур истәлекле чара узачагын билгеләп үтте. “Берсе – Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы булса, икенчесе – Бөтендөнья татар конгрессының  30 еллык юбилее һәм аның кысаларында чираттагы VIII съезд”, – дип аңлатты Милли Шура рәисе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*