tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев «Нур» театрының 30 еллык юбилей кичәсендә катнашачак
Васил Шәйхразыев «Нур» театрының 30 еллык юбилей кичәсендә катнашачак

Васил Шәйхразыев «Нур» театрының 30 еллык юбилей кичәсендә катнашачак

2021 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Башкортстан Республикасына бара. Күрше регионга сәфәрнең төп максаты – Уфа “Нур” татар дәүләт театрының 30 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә катнашу.

Ике көнлек визит үз эченә “Кем син? Мин – татар!” проектына нәтиҗәләр ясауны да ала. Чара 3 декабрьдә узачак. Икенче көнне, 4 декабрьдә, Милли Шура рәисе Стәрлетамак районына юл тотачак. Биредә берничә уку йортлары эшчәнлеге белән танышу планлаштырылган. Кичен кунаклар Уфа “Нур” татар дәүләт театрының 30 еллык юбилеен бәйрәм итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*