tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «БикаФест» фестивале нәтиҗәләре билгеле
«БикаФест» фестивале нәтиҗәләре билгеле

«БикаФест» фестивале нәтиҗәләре билгеле

Халкыбызның моңлы җырлары, нәфис сүз осталарының тирән эчтәлекле шигырьләре, көчле алкышлар!

27-28 нче нобрьдә «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестивале үтте.

Барлыгы 200дән артык гариза кабул ителде, шуларның 150се «Йолдызлы» БСАда сайлап алу этабына килеп җитте. Юбилей фестивале Татарстанның гына түгел, Оренбург һәм Башкортстан кебек күрше төбәкләрнең дә яшь иҗатчыларын берләштерде.

Катнашучылар төрле номинацияләрдә үзләренең талантларын һәм осталыкларын күрсәтте: легендар татар композицияләрен башкардылар, автор әсәрләрен, шигырьләр укыдылар.

Фестиваль «Сәләт»нең якын дусты, бард җырчысы Рөстәм Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатыннан үткәрелә.

«БикаФест» фестивалендә Гран-прига «Батыр егетләр» ансамбле лаек булды.

Фестивальдә катнашучыларның барысына да матур чыгышлары өчен зур рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! Киләсе очрашуларга кадәр!

selet.biz

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*