Сәрия ханым Түбән Новгород өлкәсендә урнашкан туган авылы Пашаттан башка тормышын күз алдына да китерә алмый – биредә туган, үскән, мәктәптә укыган, махсус белем алгач, кабат кече Ватанына кайтып, үзен тулаем мәктәп эшенә багышлап, дүрт дистә елдан артык мәгариф өлкәсендә намус белән хезмәт иткән, дөресрәге, әле дә дәвам итә эшен – бер инвалид баланы өенә йөреп укыта.
Укытучы булырга ул бала чактан хыяллана, үзен белә башлаганнан бирле иң яраткан уены – мәктәп-мәктәп була, туганнарын, күрше балаларын укытып маташа. Туган авылында сигез еллык мәктәпне гел “бишле”гә генә тәмамлагач, ул сайлау алдында тормый, хыялын тормышка ашыру нияте белән Лукоян педучилищесына юл тота һәм аны да кызыл дипломга тәмамлый. Шул ук елда Арзамас педагогия институтына читтән торып укырга керә, ә хезмәт юлын Семочки мәктәбендә башлый. Анда ун елдан артык эшләп, тәҗрибә туплаган яшь белгечне Пашат башлангыч мәктәбенә күчерәләр һәм биредә ул мәктәп ябылганчы, 2019 елга кадәр хезмәт итә, шуның соңгы 11 елын мөдир вазифаларын үти.
Эшен бар булмышы белән яратып, тырышып эшләгәнгә, хезмәте һәрчак югары бәяләнә, төрле дәрәҗәдәге Грамоталары, Рәхмәт хатлары бихисап аның, иң дәрәҗәлесе – 2008 елда бирелгән Россия мәгариф министрлыгыныкы. “Россия гомуми мәгарифенең хөрмәтле хезмәткәре” исеменә, Президент грантына (2008) да лаек булган шәхес ул. Аның уңышлары бик күп, әмма бүген Сәрия Сайрулловнаны бераз икенче яктан ачыкларга булдык.
Соңгы елларда “Туган як” газетасы битләрендә аның иҗаты дөнья күрде – “Тормышка ашкан хыял” хикәясен, “Ике язмыш” повестен укучыларыбыз бик яратып укыды, югары бәяләгән хатлар да килде. Шигырьләре дә бу төр әдәбиятны яратучыларда зур кызыксыну уятты. Шуларны истә тотып, “Туган як” редакциясе гамәлгә куйган Һади Такташ исемендәге әдәби премияне дә 2022 ел нәтиҗәләре буенча Сәрия ханыма тапшырдык.
Ә күптән түгел югарыда телгә алынган һәм “Зәңгәр кыңгыраулар” дип аталган әсәрләрен, берничә дистә шигырьләрен туплаган, бик матур бизәлгән каты тышлы китабы да басылып чыкты.
Иҗатка ул яшьли тартыла – шигырьләр яза, мәктәптә, педучилищеда укыганда иншаларны иң яхшы итеп яза. Кызыксынучан булганлыктан, Сания әбисе сөйләгәннәрне хәтеренә сең- дерә бара, тик кулына каләм алырга теләге зур булса да, тормыш мәшәкатьләре белән вакыт җитми. Ә инде дүрт ел элек мәктәп ябылгач, вакыт күбәя һәм ул, ниһаять, күптән күңелендә йөрткән ниятен тормышка ашыра башлый. “Башта “Тормышка ашкан хыял” хикәясен яздым. Аннары тәвәккәлләп, “Ике язмыш” повестенә тотындым. Аны мин тол хатыннарга багышладым, чөнки безнең нәселдә алар күп – Йосыф бабаем сугышта һәлак булгач, Сания әбием тол кала, аның әнисе – карт әбием дә ялгыз балалар үстерә. Әтиебез вафат булганда, үземнең әниемә 38 яшь кенә иде, сеңлем бик иртә ялгыз калды. Йосыф бабаемның дивардагы фотосы белән Сания әбиемнең сөйләшкәнен хәтерлим. Бабаем сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә, берничә тапкыр яраланып, госпитальләрдә дәвалана, Познань шәһәрен азат иткәндә кабат каты яралана һәм 1945 елның мартында, җиңүгә ике ай калганда Германиянең Вольденберг шәһәрендә госпитальдә вафат була, анда җирләнә. Хәзер ул шәһәр Польша составында һәм Добегнев дип атала. Аның каберен авылның исеме дөрес язылмаганга бик озак таба алмадык, ниһаять, ачыклангач барырга да теләгән идек, әмма бүгенге вазгыятьтә андый мөмкинлек юк, кызганычка.
Минем Сания әбием бик сабыр, изге җанлы иде, мин аны хәтта җир йөзендәге фәрештәгә тиңләр идем. Ул беркайчан гайбәт сөйләмәде, вак нәрсәләрдән өстен булды, яшьли намазга басты, бер калдырмый ураза тотты. Бабаебызны фотоларга карап кына белсәк тә, ул бездә аңа карата мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләде.
“Ике язмыш” повестендә мин гаилә тарихын гына түгел, авылга бәйләнешле төп вакыйгаларны, ул чордагы тормышны да күрсәтергә тырыштым. Әнием һәм тормыш иптәшем Рафек беренче укучыларым булды, әнием кайбер төзәтмәләр дә кертә иде, бик инде китап чыкканны көтте, әмма, кызганычка, күрми калды, вафатына ярты ел булып килә.
Һәрчак мине илһамландырып, канат куеп торган өчен пар канатым Рафекка, балаларыма олы рәхмәт, аларның ярдәменнән башка бу эшне башкаруы авыр булыр иде”, – дип сөйләде Сәрия ханым.
Әлбәттә, һәр эштә дә беренче чиратта якыннарың терәк-таяныч булырга, аларның ышанычы көч биреп торырга тиеш. Сәрия ханымның очрагында нәкъ шулай – гаиләсе аны һәрчак дәртләндереп, илһамландырып тора.
Рафек белән алар 42 ел инде дус-тату гомер итәләр, үзләренең үрнәгендә ике тәртипле, инсафлы бала үстергәннәр, югары белем биреп, олы тормышка озатканнар. Хәзер кызлары Айсылу гаиләсе белән башкалада яши, уллары Марат Түбән Новгородта төпләнгән. Әби-бабайның шатлыгы, куанычы булып биш оныклары үсеп килә.
“Җәйге ялларга һәрчак киләләр, Маратлар якынрак яшәгәнгә, ешрак кайтып йөриләр. Җәен бала-чага, бакча эшләре белән артып булмый, шуңа да күбрәк көзен-кышын иҗат белән шөгыльләнәм”, – ди Сәрия ханым.
Теләк булса, вакыты табыла инде аның, ә теләк анарда зур. Милләттәшебез Дамир Юсуповның батырлыгы белән барыбыз да таныш, ә Сәрия Сайрулловна аның белән гел элемтәдә икән һәм очучының батырлыгы турында күптән түгел хәтта поэма язган, ул тиздән “Туган як”та басылыр, әлбәттә.
Туган авылының тарихы белән дә кызыксына, аны тирәнтен өйрәнә. Шулай ук нәсел шәҗәрәләре төзи. Мәсәлән, үзенең ягыннан уникенче буынга, ә Рафек ягыннан унынчы буынга хәтле ачыклаган инде. Бу искиткеч зур көч, күп вакыт таләп иткән гамәлдә аңа башкалада яшәүче икетуган энесе ярдәм итә. Гаҗәеп күп материал туплаган инде, барысын да укытучыларга гына хас булган тәртип белән аерым папкаларга җыя бара. “Мин кайчак кичләр, төннәр буе язып утырам, эшләгән чакта кич буе планнар, бүтән язу эшләре белән шөгыльләнгәнгә дә бу гадәт калгандыр, лампа яктысы йокларга комачаулый диеп Рафек кайчак төн уртасында бүлмәдән куып чыгара”, – дип көлә әңгәмәдәшем.
Менә шундый күпкырлы шәхес ул Сәрия ханым, иҗатның да төрле якларын чагылдыра – берничә ел тирә-якта дан тоткан “Пашатбикә” төркеменең иң актив әгъзасы булып торды, хәтта Пермь шәһәрендә Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фестивалендә дә уңышлы катнашып кайтканнар иде. Тулаем үзе иҗат иткән “Пашатым” җыры бик матур килеп чыккан. “Мин тормышны яратам, Ходай Тәгалә биргән гомернең һәр минутын файдалы итеп уздырасым килә. Ә инде иҗатым, китабым бала-оныкларыма, туганнарыма, авылдашларыма ядкарь булсын, укучыларда әби- бабайларга булган хисләрне, хатирәләрне уятсын иде. Шушы максатка ирешкәнмен икән, димәк, тырышканым юкка түгел. Гаиләмнән гайре, миңа ярдәм иткән Әлфия Мөхәммәтҗановага, Рамис Якуповка да олы рәхмәт белдерәм”, – ди Сәрия ханым.
Ә без инде анардан яңадан-яңа иҗат җимешләрен көтеп, беренче китабы соңгысы булмасын дигән теләктә калабыз.
Уңышлар сезгә, Сәрия Сайрулловна, илһам чишмәгез саекмасын, исәнлектә, тынычлыкта тагы да күп еллар иҗат итәргә язсын! Шулай ук Сәрия ханымны, аның йөзендә барлык хатын-кызларны язның иң матур бәйрәме – халыкара хатын-кызлар көне белән тагы бер тапкыр котлыйбыз. Яз кояшыдай балкып, сөеп һәм сөелеп яшәгез!
Наилә ЖИҺАНШИНА,
“Туган як” газетасы