tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсендә “Әбикәй-матуркай” бәйгесе үтте
Пенза өлкәсендә “Әбикәй-матуркай” бәйгесе үтте

Пенза өлкәсендә “Әбикәй-матуркай” бәйгесе үтте

1 март көнне Пенза өлкәсенең Неверкин районында «Ак калфак» җибәргән нигезләмә буенча «Әбикәй-матуркай» бәйгесе үтте. Бәйгедә 3 гаилә катнашты.

Мазарлы авылыннан Мясоутовлар гаиләсе «Яучылык» йоласы үтәлешен күрсәттеләр. Карновар авылыннан Абдрахмановлар гаилсе «Карга боткасын» сәхнәләштерде. Әлеге гаиләдән бәйгедә 4 буын катнашты. Фәйзиковлар гаиләсе исә кул чигүләрен буыннан буынга тапшыралар. Кызлары матур намазлыклар чигү белән шөгыльләнә. Бөтен гаиләләр үз кул эшләрен, татар халык ашларын әзерләгәннәр.

Гран-При иясе дип Абдрахманова Рауза Зариф кызы танылды. Мясоутова Гөлия Ибрагим кызы «Тамашачынын мәхәббәтен яулаган әбикәй» булды. Фәйзикова Дания Үмәр кызы – «Иң иҗади гаилә» номинациясенә лаек булды. Буләкләр, дипломнар тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*