tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновск шәһәрендә Барый Тарханов исемендәге татар үзешчән театрларының төбәкара Фестивале бара

ВИДЕО: Ульяновск шәһәрендә Барый Тарханов исемендәге татар үзешчән театрларының төбәкара Фестивале бара

Бу көннәрдә Ульяновск шәһәрендә Татарстанның атказанган артисты, һөнәри татар театрына нигез салучыларның берсе, борынгы Сембер шәһәрендә туып-үскән Барый Тарханов исемендәге татар үзешчән театрларының төбәкара Фестивале бара. Узган елларда анда өлкәнең авыл-районнарындагы коллективлар гына катнашкан булса, быел әлеге чарада Татарстанның Апас, Буа, Менделеевск районнары һәм Чувашстанның татар авылларындагы сәхнә осталары да үз спектакльләрен семберлеләргә тәкъдим итә. Фестивальнең барышы һәм анда катнашучы үзешчән артистлар турында Ульяновскидан безнең үз хәбәрчебез Рамис Сафин хәбәр итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*