tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чардаклы бистәсе мәчетендә махсус операциядә катнашучылар хөрмәтенә аш мәҗелесе узды
Чардаклы бистәсе мәчетендә махсус операциядә катнашучылар хөрмәтенә аш мәҗелесе узды

Чардаклы бистәсе мәчетендә махсус операциядә катнашучылар хөрмәтенә аш мәҗелесе узды

Ульяновск өлкәсенең Чардаклы бистәсе мәчетендә махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булучы якташларын искә алып һәм бүген яу кырында булган егетләрнең сау-сәламәт кайтуларын теләп аш мәҗелесе узды.

Анда төрле елларда район хуҗалыкларында эшләгән хезмәт ветераннары, бүгенге эшмәкәрләр, зыялылар катнашты. Район башлыгы Ю.Нестеров җирле татар җәмәгатьчелегенә район иҗтимагый тормышында һәм яшь буынны тәрбияләүдәге актив катнашулары өчен рәхмә әйтте.

Бу көнне биредә «Аксакаллар шурасы» да оешты. Аңа рәис итеп актив җәмәмгать эшлеклесе, районның Мактаулы гражданины Җәмил Хәкимов сайланды.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*