tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре форумы катнашучылары Чувашстанга барачак
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре форумы катнашучылары Чувашстанга барачак

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре форумы катнашучылары Чувашстанга барачак

2023 нче елның 3-15 март көннәрендә узачак Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре форумына әзерлек кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев Чувашстан Республикасының Тукай, Урмай һәм Шыгырдан авылларында эш сәфәрендә булдылар. Алар авыл эшмәкәрләренең хуҗалыклары, авыл яшәеше, социаль объектлары белән танышты.

14 нче март көнне форумда катнашучыларны Чувашстанның әлеге авылларына алып бару планлаштырыла. Тукай, Урмай һәм Шыгырдан авылларында кунаклар биредәге эшмәкәрләрнең хуҗалыклары белән танышачак, алар тәҗрибәсен өйрәнәчәк.

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре форумы быел 11 нче тапкыр уздырыла. Җыенны Бөтендөнья татар конгрессы 2012 нче елда үткәрә башлаган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*