tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан кунаклары Сочи дәүләт университеты эшчәнлеге белән таныштылар
Татарстан кунаклары Сочи дәүләт университеты эшчәнлеге белән таныштылар

Татарстан кунаклары Сочи дәүләт университеты эшчәнлеге белән таныштылар

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Сочи шәһәренә эш сәфәре кысаларында Сочи дәүләт университеты ректоры Игорь Гайдамашко белән очрашу узды.

Игорь Гайдамашко кунакларны сәламләде һәм уку йортының эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук ул Татарстандагы югары уку йортлары белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәклекне ассызыклады.

Милли Шура рәисе очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм җылы каршы алганнары өчен университет җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

– Сочида яшьләр бик актив эшчәнлек алып бара, аларга һәр яклап ярдәм күрсәтелә. Татарстанда да яшьләр һәм студентларга бәйле юнәлешләр бик зур үсеш алды. Югары уку йортларыбыз да уңышлы гына эшләп килә, – диде ул.

Шулай ук Васил Шәйхразыев кичә биредә узган “Әйдә ШаяРТ” КВН уены хакында да сөйләде. Бәйгедә Сочи шәһәре командасының да уңышлы чыгыш ясавын искәртеп үтте.

Сочи дәүләт университеты структурасында биш факультет – туризм һәм сервис, икътисад һәм хокук, инженер-экологик, социаль-педагогик, мәгълүмати технологияләр һәм математика факультеты бар. Югары уку йорты составына СДУның Икътисад-технология көллияте керә. Сочи дәүләт университеты филиалы Анапада эшли. Барлык уку формалары буенча, югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча укучыларның гомуми саны алты меңгә якын кеше тәшкил итә. Югары уку йорты квалификацияле кадрлар составына ия, югары белем бирү программалары буенча белем бирү процессын 164 укытучы, шул исәптән 25 фән докторы һәм 114 фән кандидаты тәэмин итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*