tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үткәннәргә хөрмәт булса гына киләчәк якты булачак
Үткәннәргә хөрмәт булса гына киләчәк якты булачак

Үткәннәргә хөрмәт булса гына киләчәк якты булачак

“Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр
туган җирем”.
Габдулла Тукай.

Авыл – ул яшәү нигезе, тормыш чыганагы. Иң сәләтле, уңышлы шәхесләр, галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, хәтта ил башлыклары да авылларда туып-үскәннәр. Иң ныклы һәм үтемле тәрбияне бары тик авыллар, авыл табигате, авыл хезмәте бирә алган.

Мин үзем дә авыл баласы. Нәсел тамырларым Кошки районының Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылы белән бәйле. Әтием Габделхәй Яһудин, Абзәлетдин бабам, аның әтисе Баһаутдин бабам кебек, мин дә шушы авылда туганмын, шунда беренче адымнарымны ясаганмын, шушы авылда телем ачылган.
Бөтен кешегә дә үзенең туган җире якын булган кебек, мин дә Иске Фәйзулла авылы турындагы истәлекләремне хәтеремдә кадерләп саклыйм. Шуңа да, авылыбыз тарихы турында “Подвиг длиною в жизнь” дип аталган китап язылуы турында хәбәр таралгач, күңелемә җылы йөгерде. Ә аны алып укый башлагач, авыл урамы буйлап чылбырдай тезелеп киткән күлләре, биек таллары, эшчән һәм киң күңелле халкы күз алдына килеп басты. Батыр шагыйребез һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның монда яшәп иҗат итүе, шушы изге туфракта җирләнгән булуы изге хисләремне тагын да көчәйтте. Аның шушы китап битләрендә басылып чыккан шигырьләрен уку, каләмен теш арасына кыстырып ясаган рәсемнәрен күрү иң нечкә хисләремне уятты.

Балачак истәлекләре хәтергә бер кереп сеңсә, гомерлеккә саклана. Камышлы татар педучилищесын тәмамлаганнан соң Иске Җүрәйгә башлангыч сыйныф укытучысы булып килгән әнием Сәрвәрия эшләгән мәктәп урыны, фронттан яраланып кайткан әтием Габделхәй белән авыл советында язылышып, тормыш корып җибәргән бәхетле чаклары искә төшә. Без, малай-шалай, күл буендагы агачтан сикереп-сикереп су коенган вакытлар, авыл урамы буйлап яланаяк йөгереп үскән балачак еллары искә төшә.

Без тырай тибеп кенә йөрмәдек, әбиемнең печән төягән «Уфалла» арбасын тартып баруы, ә аның кече улы Дамир абый белән мин, шул арбаны арттан этеп баруыбыз хәтердә калган. Ире Афзалетдин бабай һәм олы улы Габделәхәт сугышта һәлак булгач, кечкенә генә буйлы, ябык кына гәүдәле Хәдичә әбием, биш баласын кочаклап, 45 яшендә тол кала. Балалары Габделхәй, Мәгүзә, Равил, Гөлсем һәм Дамирны, чиксез авырлыклар күреп, ләкин йөрәк җылысын мул өләшеп, үстерә һәм лаеклы тәрбия, белем биреп, олы тормыш юлына чыгара. Бу китапны укыганда әтиемнең туксан яшьлек әнисе – минем әбинең тормыш батырлыгы турында сокланып сөйләгәннәре искә төште.

Караңгыдан – караңгыга кадәр колхоз эшендә эшләсәләр дә, аларга акча бирелмәгән, ә көзен генә өләшенә торган берничә пот икмәк белән ничек итеп биш бала үстерүен хәзер күз алдына да китереп булмый. Төп ризык булган бәрәңгене дә язга кадәр сузып, орлыкка да калдырырга, сыерга да өлеш чыгарырга, санап кына балаларны да ашатырга кирәк иде бит. Ә аларның өс-башларына кияргә кием-салым ничек булдыра алуы турында әтием исе китеп сөйли иде. Әлбәттә, ул еллардагы тормыш авырлыгын хәзер күз алдына китерү дә читен.

Бу китапта басылган Гакыйль Сәгыйров рәсемнәрен карап утырганда әтием һәм әбием сөйләгәннәр тагын күңелдә калка, авыл халкының нинди авырлыклар күреп яшәве, тормышның акрынлап уңай эзгә баса башлавы да күз алдыннан узгандай була. Андагы күп нәрсә уйлануларга этәрә. Гакыйль Сәгыйров графика ысулы белән сызган үзенчәлекле линияләр аша кояшсыз күк йөзен, яфраксыз агачларны, буш кош ояларын, таушалган авыл өен тасвирлый. Уйлана белгән кеше бу гади генә сызыклар аша авыл тормышының никадәр авыр булуын аңлый. Рәсемнәрендә, шигырьләрендә аның эчке кичерешләре, авыл тормышы, аның киләчәге турында борчылып уйланулары да ачык күренә.

Туган авылым зур булмаса да, аның искиткеч тирән һәм гыйбрәтле тарихы бар. Китап аша монда ахун хәзрәт яшәве, мәгърифәт учагы булуы турында кыйммәтле ачышлар ясадым. Ахырда авылга, анда гомер кичергән әби-бабаларыма карата хөрмәтем бермә-бер артты.
Кызганычка, ашкынулы гомер барышында, матур истәлек булып калырлык гыйбрәтле вакыйгаларның күбесе онытыла бара. Башка авыллардагы кебек, бу авыл хәлләрен дә теркәп баручылар булгандыр, булуын. Тик алар сакланмаган. Заманында бу авылда өч йөзләп йортта мең ярым чамасы халык яшәве, өч мәчеттән яңгыраган азан намазга чакырып торуы турында белгән картлар да хәзер юк инде диярлек. 2000 елда үткәрелгән җанисәп буенча авылда 150 йорт булып, анда 372 кеше яшәсә, 23 ел эчендә бу саннар тагын да кимегән.

Менә шундый борчулы уйлар күңелемне басканда, туган авылымның үткәннәре турында язылган сыйфатлы китап басылып чыгуы минем өчен зур куаныч булды. Аны укып чыккач, ишетеп-белгәннәремә өстәп, тагын күп кенә кыйммәтле яңа-лыклар белдем. Мәсәлән, бабабыз Абзалетдинны, аның олы улы Гәбделәхәт абыйны миңа күрергә насыйп булмады, алар турында ишетеп кенә белә идем. Ә бу китапта Абзалетдин бабам, аның гаиләсе, балалары hәм туганнары турында тарихи документларга таянып язылган мәгълүматларны укып, бик куандым. Абзалетдин бабай һәм аның якын туганы Ямалетдин Хөснетдинов 1928 – 1930 елларда авыл советында эшләгәннәр, бабамның авыл советы рәисе итеп сайлануы, соңрак колхоз рәисе итеп билгеләнүе турында белдем, авыл тарихында тирән эз калдыруы күңелемдә горурлык хисләре тудырды.

Шуннан соңгы эзләнүләр вакытында СССР Оборона министрлыгының архив документларын күтәреп, бабамның 1942 елда Кызыл Армия сафларна чакырылуы, 3нче ударная армия составында Великие Луки шәhәре тирәсендә фашистларга каршы сугыш алып баручы 257нче укчы дивизия составында сугышып, 1943 елның 11 февралендә һәлак булуы турында билгеле булды.
Әтиемнең абзыйсы Габделәхәт Абзалетдин улы Яһудин турында да элгәре билгеле булмаган хәбәрләр табылды. Ул 1942 елда хәбәрсез югалган дип санала иде. Эзләнүләр вакытында аның 1944 елда үз кулы белән язган анкетасы hәм Щорс исемендәге партизан отряды командиры язган характеристикасы табылды. Бу документлардан күренгәнчә, ул 1942 елда чолганышта калган, Крупли станциясендә (Белоруссия) фашистлар оештырган лагерьда тоткынлыкта булган. 1944 елның июленә кадәр Габделәхәт Абзалетдин улы “Щорс” исемендәге hәм “Победа” партизан отрядлары сафында көрәшкән. Ул пулеметчик буларак күрсәткән батырлыклары өчен I дәрәҗә “Партизану Отечественной войны” медале белән бүләкләнгән, соңрак яраланган.
1944 елның 13 июлендә, 901 кешедән торган 4 партизан отряды Кызыл Армия частьләренә кушылгач, ул эвагоспитальдә дәвалана hәм 1944 елның сентябрендә маршевая рота составында 5нче армия карамагына жибәрелә, 3нче белорус фронты, 371нче укчы дивизиясенең 1231 укчы полкы составында сугыша. 1945 елның 29 апрелендә Көнчыгыш Пруссиядән Манчжуриягә япон гаскәрләренә каршы сугышка җибәрелә.

Кызганычка, Габделәхәт Яһудинның һәлак булган hәм җирләнгән урыны әлегә билгеле түгел. Табырбыз, дип өметләнәбез, теләгән кешегә сугышта катнашкан туганнары турында төгәлрәк белү өчен мөмкинлекләр күп. Моңа тик теләк һәм кеше күңелендә якыннарына, алар истәлегенә карата хөрмәт булуы гына кирәк.
Менә бу китапның максаты да кешедә туган җиренә, туганнарына, авылдашларына карата хөрмәт хисләре уяту, кыйммәтле истәлекләрне кадерләп саклап, киләчәк буыннарга илтеп җиткерүгә юнәлгән.

Әлбәттә, тәрбияви яктан да әлеге тарихи китапның әһәмияте искиткеч зур. Минем дәүләт органнарындагы хезмәтем дә тәрбия, җинаятьчелек белән көрәш булганлыктан, китапның әһәмиятен психология һәм педагогика күзлегеннән чыгып бәялим.
Чынында, хәзерге заман таләпләренә, күз иярмәстәй үзгәрешләренә күнү авыр. Аның кискен борылышларында гуманизм принципларына, әхлакый нормаларга зыян килеп, әһәмияте кимү борчу тудыра. Шундый ашыгучан заманда бу китап туктап уйланырга, үткәннәргә әйләнеп карарга, нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Ул кешенең милли үзаңын уята, хәтерен баета, фикерләү офыкларын киңәйтә. Менә Иске Фәйзулла авылының да гыйбрәтле тарихы дистәләгән буыннар, меңнәрчә кешеләр һәм нәселләрнең язмышын үз эченә алып, бүгенге актуаль мәсьәләләрне кузгата, үткәннәрдән үрнәк алып яшәү өчен киң юллар ача. Минемчә, бу китап җәмгыять оешмаларында, мәктәпләрдә һәм халык арасында киң кулланышта булырга тиеш. Аның бөек якташыбыз Гакыйль Сәгыйров истәлегенә, ул яшәгән, иҗат иткән авыл тарихына багышланган булуын исәпләгәндә – бу аеруча мөһим мәсьәлә.

Форсаттан файдаланып, туган авылым тарихын мәңгеләштерүгә күп хезмәт куйган китап авторы Фәрид Ширияздановка олы рәхмәтемне белдерәм.

Җәмил Яһудин, Запастагы МВД полковнигы, атказанган юрист, педагогика фәннәре кандидаты, 1999 – 2009 елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Законность и депутатская этика» комитеты рәисе

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*