tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән шәһәренең татар теле укытучысы: “Илебезнең төрле төбәкләрендә яшәсәк тә, без бергә һәм бердәм булып яшибез”
Төмән шәһәренең татар теле укытучысы: “Илебезнең төрле төбәкләрендә яшәсәк тә, без бергә һәм бердәм булып яшибез”

Төмән шәһәренең татар теле укытучысы: “Илебезнең төрле төбәкләрендә яшәсәк тә, без бергә һәм бердәм булып яшибез”

Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов катнашында  I Бөтенроссия “Туган тел” форумының пленар утырышы уза.

Биредә Төмән шәһәре «52нче гомуми урта белем бирү мәктәбе»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы,  филология фәннәре кандидаты, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе Кирамова Халидә Халидулла кызы чыгыш ясады.

-Регионнарда татар телен, әдәбиятын укыту, аны саклау, нигездә, гомерен шушы эшкә багышлаган ана теле укытучыларыннан тора. Безгә Татарстан ярдәмен, кайгыртуын тою бик кирәк. Илебезнең төрле төбәкләрендә яшәсәк тә, без бергә һәм бердәм булып яшибез. Казанга, Татарстанга килү безгә үзебезнең һөнәребезнең халкыбыз өчен кирәклеген тагын бер кат тоярга мөмкинлек бирә, көч һәм өмет өсти, – диде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*