tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: “Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр!”
Рөстәм Миңнеханов: “Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр!”

Рөстәм Миңнеханов: “Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр!”

Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә I Бөтенроссия “Туган тел” форумының пленар утырышы уза.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов форум делегатларын сәламләде.

– Мондый җыеннар безгә бик кирәк. Күргәзмәне карагач, күңелдә тынычлык калды: милләтебезнең киләчәге якты. Россия күләмендә дә, Республикабыз күләмендә дә бу юнәлештә бик зур эшләр эшләнә һәм аның нәтиҗәсе бар. Киләчәктә дә шулай булсын иде. Безнең телебез безгә бик кирәк. Һәм аны саклауны үзебездән башларга кирәк. Гаилә, балалар бакчасы, мәктәп һәм укытучының роле бик зур. Укытучысыз булмый. Сезнең белән аралашуның без менә шундый формасын таптык. Алга таба да дәвамлы булсын иде. Барыгызга да саулык телим, үзегезне саклагыз. Татар милләтен бөтен дөньяда белергә тиешләр!, – диде ул.

Татарстан Рәисе туган телне саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының  аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 54 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәисә Әскәрова, Теләче районының Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рушания Зәйнуллина, Балтач районының Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе директоры Гөлсинә Зарипова, Түбән Кама районының 32 номерлы гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәүлия Мәсәллимова, Чувашстан Республикасы Батыр муниципаль округының 1 номерлы Шыгырдан урта гомуми белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәкия Мтиева, Саратов шәһәренең Советлар Союзы Герое Гаяз Рамаев исемендәге милли (татар) гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Идалия Насыйрова, Казан шәһәре Яңа Савин районының 170 номерлы күп профильле лицее туган тел һәм әдәбият укытучысы Равия Фәйзуллина “Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем алды.

Алия Нәбиуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*