tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илсур Һадиуллин: “Хәзерге заман татар теле укытучысына зур миссия йөкләнә”
Илсур Һадиуллин: “Хәзерге заман татар теле укытучысына зур миссия йөкләнә”

Илсур Һадиуллин: “Хәзерге заман татар теле укытучысына зур миссия йөкләнә”

Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов катнашында  I Бөтенроссия “Туган тел” форумының пленар утырышы уза. Биредә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Һадиуллин Илсур Гәрәй улы чыгыш ясады.

Татар теленең үсеше хакында сөйләгәндә без фәкатъ милләтебез өчен хас булган җәдиди карашларга таянып, заман таләпләренә сизгер булып үз юлыбызны билгеләргә мәҗбүр. Хәзерге заман татар теле укытучысына зур миссия йөкләнә. Ул алдынгы фикер иясе һәм омтылышлар үрнәге буларак туган телебезнең горур урынын, сафлыгын, төзеклеген сакларга хезмәт итәргә тиеш. Моның өчен бүген киң мөмкинлекләр, заманча шартлар да булдырылган. Федераль закон тарафыннан туган телдә белем алу, Россия халыкларының туган телләрен өйрәнү хокукы белем бирү программаларының мәҗбүри өлешендә сакланды, – диде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*