tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия “Туган тел” форумының пленар утырышы башланды
Бөтенроссия “Туган тел” форумының пленар утырышы башланды

Бөтенроссия “Туган тел” форумының пленар утырышы башланды

2023 елның 12-14 ноябрь көннәрендә I Бөтенроссия “Туган тел” форумы уза. Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы уза. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев алып бара.

—Бүгенге көн кадагында торган төп бурычыбыз – Милләт баласын тәрбияләү: татарлыкны саклап калу, телле – динне булып калу. Бу максатка ирешүдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының әһәмияте гаять зур. Без сезгә киңрәк карыйбыз, чөнки сез – милли хәрәкәт вәкилләре, халкыбызны әйдәп баручы көч булып торасыз. Татар теле укытучылары – милләт сакчылары булырдай татар халкы катламы. Милләт баласын тәрбияләү һәм Ана телен сеңдерү эше күпкырлы: ата-аналар җәмгыяте, балалар бакчалары, дәрестән тыш тәрбия (түгәрәкләр), мәдәният үзәкләре, китапханәләр, Бөтендөнья татар конгрессының җирле татар оешмалары, дини тәрбия. Шушындый бердәм эшчәнлек алып барганда гына без татар гаиләсендә   туган телне өйрәнүгә һәм милли тормышка кызыксыну уятачакбыз, – диде Васил Шәйхразыев.

Бүгенге утырышта Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан  800  татар теле һәм әдәбияты укытучысы, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, татар теле белеме, татар телен һәм әдәбиятын укытучы методикасы өлкәсендәге галимнәр, дәреслек авторлары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнаша.

Алия Нәбиуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*