tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алинә Шәгәрәева: “Туган тел укытучысы алдынгылар сафында булырга тиеш”
Алинә Шәгәрәева: “Туган тел укытучысы алдынгылар сафында булырга тиеш”

Алинә Шәгәрәева: “Туган тел укытучысы алдынгылар сафында булырга тиеш”

Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов катнашында I Бөтенроссия “Туган тел” форумының пленар утырышы узды.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе, Казанның Яңа Савин районындагы татар телендә белем бирүче 13 нче гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алинә Шәгәрәева ззаманча туган тел укытучысы темасына чыгыш ясады.

– Без глобаль мөмкинлекләр чорында яшибез. Туган тел укытучысы да, шул шартларга яраклашып, алдынгылар сафында булырга тиеш. Заманча татар теле укытучысын тасвирлаганда белем, һөнәр, шәхес, балалар, уңыш, киләчәк, оптимист сүзләрен кулланыр идем, – дип сөйләде ул.

Шулай ук мөгаллимә татар теленең киләчәгенә оптимистик карашта булырга чакырды:

– Туган тел укытучысы оптимист булса иде. Татар теле укытучысына җәмгыять тарафыннан таләпләр дә, игътибар да зур. Аеруча журналист халкы “татар теле бетә”, “татар теле укытучысының дәрәҗәсе төшә” дип әйтергә оста. Бу – пессимистик караш. Туган тел укытучысының абруе үзебездән тора. Татар телен югары дәрәҗәдә укыту өчен бездә бөтен шартлар да бар. Монда мескенләнеп утырырга кирәкми, – диде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*