tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия “Туган тел” форумы кысаларында методик мәйданчыклар утырышы узды
Бөтенроссия “Туган тел” форумы кысаларында методик мәйданчыклар утырышы узды

Бөтенроссия “Туган тел” форумы кысаларында методик мәйданчыклар утырышы узды

I Бөтенроссия “Туган тел” форумының 3 нче көне ахырына якынлаша. Делегатлар өчен методик мәйданчыклар утырышы уздырылды.

1 нче дискуссион мәйданчык – Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белгечләре, мәктәп директорлары өчен үткәрелде. Биредә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли идарә җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илгиз Халиков, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Лилия Гыйләҗева,  Казан федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Эльвира Денмөхәммәтова, Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, Казан шәһәре Совет районы 171 нче мәктәбе директоры Рания Галиәкбәрова, Пермь өлкәсе Барда муниципаль округы администрациясенең мәгариф идарәсе башлыгы Таңсылу Мукаева һ.б. делегатлар өчен кызыклы темаларга чыгышлар тәкъдим иттеләр.

2 нче дискуссион мәйданчык татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен эшләде. Мөгаллимнәр өчен Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Халык укытучысы Рәсимә Шәмсетдинова, Актаныш гуманитар гимназия-интернаты туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Чулпан Шәрипова, Әлмәт шәһәре 1 нче лицей-интернаты укытучысы Айгөл Хәбибуллина һ.б. федераль белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларында укытучылар белән методик эш оештыру үзенчәлекләре, туган тел һәм әдәбияты укытуда интерактив алымнар, укучыларда иҗади фикерләү формалаштыру хакында сөйләделәр.

3 нче дискуссион мәйданчык Мөселман дини оешмалары мөгаллимнәре өчен оештырылды. Биредә Татарстан Республикасы Диния нәзаратенең «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе» директоры Ильяс Җиһаншин – Татарстан дини уку йортларында татар телле белгечләр әзерләү мәсьәләсе, Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә Гыйззәтуллина – Татарстан Республикасында бүгенге көндә дини тәрбия һәм дини белем бирү системасы, «Казан Нуры» мәчете каршындагы «Шамил» мәдрәсәсе мөдире, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме Камил Вәлиуллин – мәчетләр каршында дингә өйрәтү һәм дини тәрбия бирү курсларын оештыру һәм аларның эшчәнлеге темасына чыгыш ясадылар.

4 нче дискуссион мәйданчык Казан шәһәре Мәскәү районының «Казан Федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә уздырылды. Биредә форум катнашучыларын гимназия директоры Рамил Гайнуллин сәламләде.

Шулай ук форум катнашучылары өчен мастер-класслар оештырылды: график редакторда милли бизәк булдыру, “Татарча онлайн мәктәп” проекты өчен видеодәрес төшерү, робототехник модельне конструкцияләү һәм программалаштыру, иҗат шәхесе формалаштыруда әдәби кунакханәнең роле, белем бирү – тәрбия процессының мөһим ресурсы буларак гимназиянең музей комплексы һ.б. «Татармультфильм» берләшмәсенең башкарма директоры  Алсу Низамиева «Татармультфильм» проектлары буенча чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*