Менә шундый исем астында 1 декабрь көнне Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь округы Пашат мәдәният йортында беренче округара конкурс узды. Аның төп оештыручылары булып Нижгар татарлары конгрессы, Кызыл Октябрь округы администрациясе, мәдәният бүлеге һәм Пашат мәдәният йорты чыкты.
Конкурсның максаты – гаилә бәяләрен ныгыту, өлкәннәргә ихтирам, игътибар арттыру, аларның иҗади потенциалын үстерү иде һәм бу максатларга тулаем ирешелде дип уйлыйм.
Конкурста Кызыл Октябрь, Сергач, Спас районнарыннан биш ханым (әбиләр дияргә тел бармый) катнашты – Хәмдия Каюмова (Татар Моклокасы), Хасәнә Якупова (Пашат), Надия Фәхретдинова (Зур Рбишча), Файлә Курамшина (Кочко-Пожар) һәм Рәйсә Абдуллина (Семочки).
Әби, әбием, әбекәем – бу сүзләрдән генә дә ниндидер ягымлылык, җылылык бөркелә, күз алдына ак яулык ябынган, матур алъяпкыч буган, янып торган мич җылысыннан бит очлары кызарып, шул мичтә тәмле камыр ашлары пешерүче әбекәй килеп баса… Әмма хәзер мичләр дә юк, әбиләр дә, русча әйткәндә, современныйлар, тик әби әби инде, оныклары өчен анардан да ягымлысы юк. Һәм конкурста катнашучылар моның шулай икәнен тулаем исбатлады.
Чараны мәдәният йорты хез- мәткәрләре Зайрә Абдулхалекова белән Гүзәл Алиякберова алып барды. Округның мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәрит Абдрахманов, Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының районара кураторы буларак шушы юллар авторы барысын да сәламләп, катнашучыларга уңышлар теләдек, Гөлнара Рафек кызы Зайрә белән Гүзәлгә һәм мәдәният бүлеге хезмәткәре Марат Хөсәеновка конгрессның Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды.
Конкурска килгәндә, ул биш биремнән торды. Беренчесе, кагыйдә буларак, визит карточкасы иде. Катнашучылар кыскача үзләре, тормыш юллары, гаиләләре, уңышлары, мавыгулары белән таныштырды. Мәсәлән, Хәмдия алмай авыл китапханәсендә, администрациядә хезмәт ит- кән, ике баласы, өч оныгы бар. Табигатьтә булырга, җиләк, гөмбә, дару үләннәре җыярга ярата, мәдәният йорты каршында оешкан “Дуслык” театраль төркеменең актив әгъзасы.
Хасәнә апаның да ике баласы, өч оныгы. Намазын бер калдырмый укый, бәйли, тегә, чигә. Тик торырга өйрәнмәгәнгә күпләп каз-кош үстерә.
Надия апа “Туган як” укучыларына төрле темаларга язган һәм бик җиңел укыла торган язмалары аша таныш. Күптән түгел генә “Балачак хатирәләре”н бастырып бетердек. Шулай ук намаз укый, тегә, бәйли, чәчәкләр үстерергә ярата. Өч баласы, дүрт оныгы – тормыш шатлыгы.
Файлә ханым зур укытучылар династиясенең бер вәкиле. Өч дистә елдан артык Кочко-Пожар мәктәбендә татар телен укыткан, 16 ел мәктәп директоры булып торган. Шигырьләр яза, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Ике баласы, дүрт оныгы, ике оныкчыгы да бар инде.
Рәйсә апа гомер буе колхозда сыер савучы булып эшләгән, биш баласы, өч оныгы бар. Яраткан шөгыле – гаиләсен тәмле камыр ашлары белән сыйлау һәм үзешчән сәнгатьтә катнашу.
Икенче бирем иң тәмлесе иде – анда алмайларыбыз үзләренең аш-су өлкәсендә, кул эшләрендә уңганлыкларын күрсәтте.
Хамдия алмайның күрәгә бәлеше телеңне йотарлык тәмле иде, оста тегүче дә әле, гел үзе теккән күлмәкләрдән чыгыш ясады. “Дуслык” коллективына да кирәк әйберләрне тегә икән.
Хасәнә апа күпләп каз үстерә дип яздык инде, быел да 200 баш булган. Бу биремгә ул мичтә кыздырылган, матур итеп бизәлгән тутырган каз әзерләгән иде. Моннан тыш, чигү, бәйләү белән дә шөгыльләнә һәм үзенчәлекле итеп бәйләгән оекбашларын да тәкъдим итте.
Ачлык елларда халыкны коткарган ризык бәрәңге булган һәм Надия апа шул хакта искә алып, бәрәңге яккан таба күмәч пешергән.
Файлә апа Кочко-Пожар мәдәният йортының аккомпаниаторы Азат Жиһаншинның баянда “Әч, әч, пәрәмәч” көен уйнавы астына тары ярмасыннан әзерләгән пәрәмәчләрен күтәреп, биеп-биеп сәхнәгә чыкты һәм бу ризык турында бераз мәгълүмат сөйләп, булышу төркеме белән татарларга хас булганча бар җаен туры китереп, тулы бер чәй табыны кордылар.
Рәйсә апа табыныбыз күрке булган, бер генә мәҗлес тә анардан башка узмаган катлама пешергән. Аны төрле җирдә төрлечә атыйлар – каядыр катлама, каядыр умак.
Өченче биремдә катнашучы ханымнар үзләренең иҗади талантларын күрсәтте.
Хамдия алмай үзе язган бик матур шигырен сөйләде.
Хасәнә апа Коръән сүрәсен укыды, ә Надия апабыз туганлык мөнәсәбәтләренә кагылган, үзе язган бик гыйбрәтле әкиятен укыды. Файлә ханым Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен сөйләгәндә, күбесе тамашачының күзләре яшьләнде.
Рәйсә апа “Ак чәчәкләр кебек кар ява” җырын башкарды.
Дүртенче биремдә катнашучылар туганлык җепләренә кагылышлы төрле сорауларга җавап бирде.
Бишенче бирем дефиле иде – алмайлар сәхнәдә бик матур итеп йөреп күрсәтте.
Билгеле җәмәгать эшлеклесе Тәнзилә Паламарчук, Гөлнара Абдуллина, Фәрит Абдрахманов, Татар Моклокасының “Дуслык” театраль коллектив әгъзасы Хәмдия Мясумова һәм миннән торган жюрига катнашучыларны бәяләве җиңел булмады. Нәтиҗәдә, Рәйсә Абдуллина “Иң кыю әбекәй”, Хасәнә Якупова “Иң талантлы әбекәй”, Хәмдия Каюмова “Иң уңган әбекәй” номинацияләрендә җиңүче дип табылды. “Тамашачылар симпатиясе призы”на Надия Фәхретдинова лаек булды. Ә иң күп балл җыеп, Файлә Курамшина җиңүче дип игълан ителде.
Барлык катнашучылар Нижгар татарлары конгрессы исеменнән Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, аларны Гөлнара Абдуллина тапшырды.
Һәр катнашучыга “Туган як”ның 2024 елга чыгарылган махсус календарьләрен бүләк иттек.
Тулаем алганда, конкурс бик җылы атмосферада узды, күңелле мизгелләр күп булды – катнашучыларның жюрига, тамашачыларга юллап язылган шаян шигырьләре, экспромт рәвештә биюләр бик матур иде. Танылган якташ-җырчыбыз Марат Яруллин Хасәнә апага уңышлар теләп, видеомөрәҗәгать тә җибәргән (Хасәнә апа аның “Ак гөлләрем” җырына төшерелгән клибында катнашкан булган).
Конкурслар арасында округ мәдәният бүлеге үзешчәннәре Илдус Харрясов, Рәмис Абдулкаюмов һәм Марат Хөсәенов матур җырлары белән чыгыш ясады.
Зайрә белән Гүзәлгә, шулай ук мәдәният йорты хезмәткәре Динара Сафинага аерым рәхмәт әйтәсе килә – фойедагы искиткеч матур фотозона, элекке татар өе стилендә бизәлгән сәхнә, милли ашлар белән корылган чәй табыны – болар барысы да аларның тырышлык һәм кунакчыллык нәтиҗәсе.
Эчне пошырган берәр әйбер булды – тамашачылар залы бик үк тулы түгел иде, шундый зур чарада авыл администрациясе вәкилләренең булмавы… Бу яктан моклокалылар сокландыра – авылдашларын рухландырырга мәдәният йорты хезмәткәре Гализә Кукаева җитәкчелегендә бер автобус алмайлар килгән иде, ә бит ара якын түгел.
Безнең бергәләп уздыра торган проектларыбыз күп – “Нижгарбикә” конкурсында урта яшьтәге ханымнар катнаша, яшь кызлар арасында март аенда беренче тапкыр “Нижгарсылу” уздырылган иде, нәниләр “Татар малае. Татар кызы” бәйрәмендә үз осталыкларын күрсәтә, ә олырак яшьтәгеләр ничектер яктарак кала барды. Ниһаять, аларга да чират җитте, “Ягымлы әбием минем” даими рәвештә уздырыла башласын һәм географиясе киңәеп, катнашучылар саны артып, тагы да масштаблырак булсын иде дигән теләктә калабыз. Ә быелгысы өчен оештыручыларга ихластан рәхмәт.
Наилә ЖИҺАНШИНА.
Автор фотолары.