tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зур Чирекле балалары сынатмады
Зур Чирекле балалары сынатмады

Зур Чирекле балалары сынатмады

Ульяновск өлкәсендә ана – татар, чуваш һәм мордва телләре һәм әдәбиятлары буенча олимпиаданың төбәк этабы тәмамланды.

Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында Ульяновск өлкәсе мәктәпләренең 9-11 классларында белем алучы 112 бала катнашты.

Ана телләре буенча төбәк олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призлы урыннар алучыларны бүләкләү тантанасы “Алые паруса” балалар үзәгендә узды. Аларга өлкә мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгының дипломнары тапшырылды. Шулай ук өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчелеге дә укучыларны истәлекле бүләкләре белән шатландырды.

Туган тел буенча региональ бәйге Ульяновск өлкәсендә яшәүче халыкларның мәдәни күптөрлелеген өйрәнү, саклап калу һәм популярлаштыру, мәдәниятләр диалогын тәэмин итү өчен ачык белем бирү мохитен үстерү максатында үткәрелә.

Олимпиадада катнашучы балалар өчен бай эчтәлекле мәдәни-белем бирү программасы әзерләнгән иде. Төрле биремнәрне үтәү белән беррәттән, алар мастер-классларда үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр, кызыклы шәхесләр белән очраштылар, җырладылар һәм биеделәр. Халык биюләре һәм милли костюмнар олимпиадага кабатланмас ямь өстәде. Әлеге чара дуслык һәм ана телен ярату бәйрәменә әверелде.

Безнең Николаевка районы Зур Чирекле авылы урта мәктәбеннән төбәк олимпиадасында биш укучы катнашты. 11 класс укучысы Салават Рафиков ана теле бәйгесендә җиңүче итеп танылды. Ә 10 класс укучылары Гүзәл Куликова белән Мәрьям Даньялова, 9 класс укучысы Әминә Рафикова призлы урыннар алып кайттылар. 10 класс укучысы Дамир Мунзафаров та өлкә олимпиадасында үзенең осталыгын күрсәтте.

Сәләтле укучыларыбызны җиңүгә ирешүләре уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз һәм Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада да уңышлар юлдаш булуын телибез. Бүген алар әлеге бәйгегә бөтен тырышлыкларын куеп әзерләнәләр.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*