tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ягымлы әбием минем»
«Ягымлы әбием минем»

«Ягымлы әбием минем»

Менә шундый исем астында 1 де­кабрь көнне Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь округы Пашат мәдәният йортында беренче округара конкурс узды. Аның төп оештыручылары булып Нижгар та­тарлары конгрессы, Кызыл Октябрь округы администрациясе, мәдәният бүлеге һәм Пашат мәдәният йорты чыкты.

Конкурсның максаты – гаилә бәяләрен ныгыту, өлкәннәргә ихтирам, игътибар арттыру, аларның иҗади потенциалын үстерү иде һәм бу максатларга тулаем ирешелде дип уйлыйм.

Конкурста Кызыл Октябрь, Сергач, Спас районнарыннан биш ханым (әбиләр дияргә тел бармый) кат­нашты – Хәмдия Каюмова (Татар Мо­клокасы), Хасәнә Якупова (Пашат), Надия Фәхретдинова (Зур Рбишча), Файлә Курамшина (Кочко-Пожар) һәм Рәйсә Абдуллина (Семочки).

Әби, әбием, әбекәем – бу сүзләрдән генә дә ниндидер ягымлылык, җылылык бөркелә, күз алдына ак яулык ябынган, матур алъяпкыч буган, янып тор­ган мич җылысыннан бит очлары кызарып, шул мичтә тәмле ка­мыр ашлары пешерүче әбекәй килеп баса… Әмма хәзер мичләр дә юк, әбиләр дә, русча әйткәндә, современныйлар, тик әби әби инде, оныклары өчен анардан да ягымлысы юк. Һәм конкур­ста катнашучылар моның шулай икәнен тулаем исбатлады.

Чараны мәдәният йорты хез- мәткәрләре Зайрә Абдулхале­кова белән Гүзәл Алиякберова алып барды. Округның мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәрит Абдрахманов, Нижгар та­тарлары конгрессы рәисе урын­басары Гөлнара Абдуллина һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының районара кураторы буларак шушы юллар авторы ба­рысын да сәламләп, катнашучы­ларга уңышлар теләдек, Гөлнара Рафек кызы Зайрә белән Гүзәлгә һәм мәдәният бүлеге хезмәткәре Марат Хөсәеновка конгрессның Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды.

Конкурска килгәндә, ул биш биремнән торды. Беренчесе, кагыйдә буларак, визит кар­точкасы иде. Катнашучылар кыскача үзләре, тормыш юл­лары, гаиләләре, уңышлары, мавыгулары белән таныш­тырды. Мәсәлән, Хәмдия ал­май авыл китапханәсендә, администрациядә хезмәт ит- кән, ике баласы, өч оныгы бар. Табигатьтә булырга, җиләк, гөмбә, дару үләннәре җыярга ярата, мәдәният йорты каршын­да оешкан “Дуслык” театраль төркеменең актив әгъзасы.

Хасәнә апаның да ике баласы, өч оныгы. Намазын бер калдыр­мый укый, бәйли, тегә, чигә. Тик торырга өйрәнмәгәнгә күпләп каз-кош үстерә.

Надия апа “Туган як” укучыла­рына төрле темаларга язган һәм бик җиңел укыла торган язмала­ры аша таныш. Күптән түгел генә “Балачак хатирәләре”н бастырып бетердек. Шулай ук намаз укый, тегә, бәйли, чәчәкләр үстерергә ярата. Өч баласы, дүрт оныгы – тормыш шатлыгы.

Файлә ханым зур укытучылар династиясенең бер вәкиле. Өч дистә елдан артык Кочко-Пожар мәктәбендә татар телен укыткан, 16 ел мәктәп директоры булып торган. Шигырьләр яза, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Ике баласы, дүрт оныгы, ике оныкчыгы да бар инде.

Рәйсә апа гомер буе колхоз­да сыер савучы булып эшләгән, биш баласы, өч оныгы бар. Ярат­кан шөгыле – гаиләсен тәмле ка­мыр ашлары белән сыйлау һәм үзешчән сәнгатьтә катнашу.

Икенче бирем иң тәмлесе иде – анда алмайларыбыз үзләренең аш-су өлкәсендә, кул эшләрендә уңганлыкларын күрсәтте.

Хамдия алмайның күрәгә бәлеше телеңне йотарлык тәмле иде, оста тегүче дә әле, гел үзе теккән күлмәкләрдән чыгыш яса­ды. “Дуслык” коллективына да кирәк әйберләрне тегә икән.

Хасәнә апа күпләп каз үстерә дип яздык инде, быел да 200 баш булган. Бу биремгә ул мичтә кыз­дырылган, матур итеп бизәлгән тутырган каз әзерләгән иде. Моннан тыш, чигү, бәйләү белән дә шөгыльләнә һәм үзенчәлекле итеп бәйләгән оекбашларын да тәкъдим итте.

Ачлык елларда халыкны кот­карган ризык бәрәңге булган һәм Надия апа шул хакта искә алып, бәрәңге яккан таба күмәч пешергән.

Файлә апа Кочко-Пожар мәдәният йортының аккомпа­ниаторы Азат Жиһаншинның баянда “Әч, әч, пәрәмәч” көен уйнавы астына тары ярмасын­нан әзерләгән пәрәмәчләрен күтәреп, биеп-биеп сәхнәгә чык­ты һәм бу ризык турында бе­раз мәгълүмат сөйләп, булышу төркеме белән татарларга хас булганча бар җаен туры китереп, тулы бер чәй табыны кордылар.

Рәйсә апа табыныбыз күрке булган, бер генә мәҗлес тә анардан башка узмаган катла­ма пешергән. Аны төрле җирдә төрлечә атыйлар – каядыр катла­ма, каядыр умак.

Өченче биремдә катнашучы ханымнар үзләренең иҗади та­лантларын күрсәтте.

Хамдия алмай үзе язган бик матур шигырен сөйләде.

Хасәнә апа Коръән сүрәсен укыды, ә Надия апабыз туган­лык мөнәсәбәтләренә кагылган, үзе язган бик гыйбрәтле әкиятен укыды. Файлә ханым Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен сөйләгәндә, күбесе тамашачының күзләре яшьләнде.

Рәйсә апа “Ак чәчәкләр кебек кар ява” җырын башкарды.

Дүртенче биремдә катнашучы­лар туганлык җепләренә кагы­лышлы төрле сорауларга җавап бирде.

Бишенче бирем дефиле иде – алмайлар сәхнәдә бик матур итеп йөреп күрсәтте.

Билгеле җәмәгать эшлеклесе Тәнзилә Паламарчук, Гөлнара Абдуллина, Фәрит Абдрахманов, Татар Моклокасының “Дуслык” театраль коллектив әгъзасы Хәмдия Мясумова һәм миннән торган жюрига катнашучылар­ны бәяләве җиңел булмады. Нәтиҗәдә, Рәйсә Абдуллина “Иң кыю әбекәй”, Хасәнә Якупо­ва “Иң талантлы әбекәй”, Хәм­дия Каюмова “Иң уңган әбекәй” номинацияләрендә җиңүче дип табылды. “Тамашачылар симпатиясе призы”на Надия Фәхретдинова лаек булды. Ә иң күп балл җыеп, Файлә Курамши­на җиңүче дип игълан ителде.

Барлык катнашучылар Нижгар татарлары конгрессы исеменнән Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, аларны Гөлнара Абдуллина тап­шырды.

Һәр катнашучыга “Туган як”ның 2024 елга чыгарылган махсус календарьләрен бүләк иттек.

Тулаем алганда, конкурс бик җылы атмосферада узды, күңелле мизгелләр күп булды – катнашучыларның жюрига, тама­шачыларга юллап язылган шаян шигырьләре, экспромт рәвештә биюләр бик матур иде. Танылган якташ-җырчыбыз Марат Яруллин Хасәнә апага уңышлар теләп, видеомөрәҗәгать тә җибәргән (Хасәнә апа аның “Ак гөлләрем” җырына төшерелгән клибында катнашкан булган).

Конкурслар арасында округ мәдәният бүлеге үзешчәннәре Ил­дус Харрясов, Рәмис Абдулкаю­мов һәм Марат Хөсәенов матур җырлары белән чыгыш ясады.

Зайрә белән Гүзәлгә, шулай ук мәдәният йорты хезмәткәре Ди­нара Сафинага аерым рәхмәт әйтәсе килә – фойедагы искиткеч матур фотозона, элекке татар өе стилендә бизәлгән сәхнә, милли ашлар белән корылган чәй табы­ны – болар барысы да аларның тырышлык һәм кунакчыллык нәтиҗәсе.

Эчне пошырган берәр әйбер булды – тамашачылар залы бик үк тулы түгел иде, шундый зур чарада авыл администрациясе вәкилләренең булмавы… Бу як­тан моклокалылар сокландыра – авылдашларын рухландырыр­га мәдәният йорты хезмәткәре Гализә Кукаева җитәкчелегендә бер автобус алмайлар килгән иде, ә бит ара якын түгел.

Безнең бергәләп уздыра торган проектларыбыз күп – “Нижгарбикә” конкурсында урта яшьтәге ханымнар катнаша, яшь кызлар арасында март аенда беренче тапкыр “Нижгар­сылу” уздырылган иде, нәниләр “Татар малае. Татар кызы” бәйрәмендә үз осталыкларын күрсәтә, ә олырак яшьтәгеләр ничектер яктарак кала барды. Ниһаять, аларга да чират җитте, “Ягымлы әбием минем” даими рәвештә уздырыла башласын һәм географиясе киңәеп, катнашучылар саны артып, тагы да масштаблырак булсын иде дигән теләктә калабыз. Ә быелгысы өчен оештыручыларга ихластан рәхмәт.

 

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Автор фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*