Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Мордовия Республикасының Аксен авылында эш сәфәрендә.
Иң элек кунаклар сәфәр кысаларында Аксен авылы мәчетендә булдылар. Мәчет төзелеше инде тәмамланган. Аны 7 июльдә тантаналы төстә ачарлар дип ниятләнә. Шулай ук Татарстан вәкилләрен мәдәният йортындагы төзекләндерү эшләре белән таныштырдылар. Шуннан соң делегация Бөек Ватан сугышы батырларына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды һәм Сабантуй булачак урынга юл тотты.
Исегезгә төшерәбез, Аксен авылында 2022 елда XII Бөтенроссия авыл Сабан туе узган иде. Быел биредә Мордовия Республикасы Сабантуе үтәчәк. Анда Мордовия Башлыгы Артем Здунов һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә. Шул уңайдан делегация Сабантуй узачак урынны да карады.
Сабантуйның оештыру комитеты утырышы төштән соң Хөкүмәт бинасында узар дип көтелә.







