Борынгыдан татар авыллары ямьле елгалар буенда урнашканнар. Чөнки халкыбыз каз үрчетүдән ямь тапкан. Ни дисәң дә, каз ите салып пешергән аш аеруча тәмле, бәлеше – хуш исле, ә каклаган ите – туй бизәге.
Каз маен аерым саклаганнар һәм аш-су әзерләгәндә кулланганнар, кышкы салкыннарда кемнең дә булса колак очы, кулы яисә бите туңганда сөртеп, дәва күргәннәр. Ә каз мамыгыннан ясалган түшәк-ястыклардан да йомшаграк мендәр бармы икән? Кибеттән сатып алган синтетик мендәрләр каз мамыгыннан ясалган түшәккә җитми инде ул!
Каз үрчеткән йортта үскән кәләшкә бирнә әзерләү дә берни түгел. Күпереп торган өр-яңа мендәр-ястыкларга кыш буе кич утырып чиккән тышлыкларын кидереп куясың да иң усал кайнана йөрәге дә эреп китә, биллаһи! Җиткән кызы булган әниләр һәр елны берничә казны каклап куярга тырышканнар. Никах-фәлән була калса, пар каз иң кадерле туй күчтәнәче була инде ул. Аларны матур табакка салып, хәтта киендереп тә туй мәҗлесендә чыгарганнар. Бу күркәм йола бүгенге көндә дә сакланып килә.
Шушы көннәрдә Шенталы районы, Денис авылында каз өмәләре башланды. Бадыйковлар гаиләсе уздырган өмә бөтен йоласына туры китерелгән иде. Ярдәмчел һәм ачык йөзле апалар бик теләп катнаштылар бу өмәдә. Күмәк эш бик күңелле башланды. Хатын-кызлар җырлый-җырлый, авыл хәлләрен сөйләшә-сөйләшә күңелле итеп каз йолкыдылар.
Туганнарың һәм күршеләрең белән эшләү бигрәк тә рәхәт бит ул. Бер-береңә өмәгә йөрү авыл тормышын тагын да ямьлерәк һәм күңеллерәк итә.
Уңган апалар киләчәктә дә авылыбызны шулай ямьләндереп яшәсеннәр иде, дигән теләктә калабыз.
Чыганак: “Бердәмлек” газетасы