tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияты Яңа ел бәйрәме уздырды
Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияты Яңа ел бәйрәме уздырды

Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияты Яңа ел бәйрәме уздырды

24 декабрь көнне татар үзәгендә балалар өчен Яңа ел бәйрәме уздырылды. Гөр килеп торган бәйрәмдә сабыйлар җырладылар-биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, чыршы тирәли әйләнделәр. Иң башта, Кыш бабайны балалар янына җибәрмәс өчен Убырлы карчык төрле хәйләләр корып караган иде дә, әмма аның бер хәйләсе дә барып чыкмады. Кыш бабай белән Кар кызы барын да бик тиз җайга салды. Алар килгәч бәйрәм тагы да җанланды. Балалар биеп- җырлап алганнан соң, Кыш бабайга өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр. Һәр балага Кар кызы Кыш бабайның капчыгыннан бүләкләр өләшә торды. Бәйрәм киче чәй табыны артында тәмамланды.

Алсу Гайнетдинова , Якшәмбе мәктәбе укытучысы:
– “Быелгысы бәйрәм бик күңелле үтеп китте. Бәйрәм елдан-ел уздырылып торса да быелгысы елны ул үзгәрәк булды. Бәйрәм сценариесын башкаруда “Сандугач” җыр-бию ансамбленең яшьүсмер балалары актив катнашты. Шулай ук, “Ак калфак” татар хатын-кызлар берлеге активлары да бәйрәмне оештыруда зур ярдәмен күрсәтте. Балаларга да, килгән әти-әниләргә дә бәйрәм ошагандыр, диясе килә. Бүгенгесе көндә бирегә килгәннәрнең шатлыклы-сөенеч тулы йөзләрен күрү күңелгә дәрт өстәде, киләчәктә дә бәйрәмнәрне шулай бергәлектә оештырырбыз, дигән өметтә калам! ”

Бәйрәм кичәсен күңелле итеп оештыруда катнашкан һәркемгә, шулай ук иганәчелек ярдәмен күрсәткән «Техтранссервис» компаниясенең җитәкчесе Миндар һәм Фазыйл Әгъләмовларга чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Бергә һәм бердәм булыйк, дуслар!

Гөлчәчәк Фәтхулова, Сургут шәһәре.

Чыганак: Татарлар – Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*