tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Дастаннар елы” азагына якынлаша
“Дастаннар елы” азагына якынлаша

“Дастаннар елы” азагына якынлаша

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан “Дастаннар елы” дип игълан ителгән 2023 ел азагына якынлаша.

Башкортстан татарлары халкыбызның онытылып барган шушы иҗат төренә ел дәвамында игътибарлы булды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге “Дастаннарда – тарих авазы” видеопроекты әзерләп алып барды;
Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге татар зыялылары клубы әгъзалары татар халкы өчен рухи азык булып хезмәт иткән дастаннарны җыелышып укыды. Шулай ук тарих, татар әдәбияты һәм мәдәнияте өлкәсендәге белгечләр белән лекцияләр дә оештырылып, алар видеоязма буларак, кызыксынучы милләттәшләребезгә дә карау мөмкинчелеге булсын өчен интернет киңлекләренә куелып барды.

21 декабрь көнне, дискуссион клубның агымдагы елны түгәрәкләү чарасында, Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре укылды.

Россиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының халык артисты, БР С.Юлаев исемендәге, ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы профессоры Идрис Газиев “Кыйссаи Йосыф”ны көйләп тә, шигырь буларак та укып, һәр тыңлаучының күңел кылларын тибрәтте.

Ел дәвамында барган җыелышып дастан уку бу форматның фикер алышыр, текстны аңлар һәм гомумән сөхбәт корыр өчен бик уңайлы икәнен тагын бер исбатлады.

Дастаннарны халыкка таныту юнәлешендә тыгыз эшчәнлек алып барган Мәрьям Солтанова исемендәге дискуссия клубы җитәкчесе Нәфисә Акчуринага рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Чыганак: БРда БТК вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*