tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәхнә түрендә «Яшьлеккә сәяхәт»
Сәхнә түрендә «Яшьлеккә сәяхәт»

Сәхнә түрендә «Яшьлеккә сәяхәт»

Төрле бәйгеләр лауреатлары, иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленең еллык концертында һәр чыгышлары көчле алкышлар белән үрелеп барды, ветераннар ансамбленә рәхмәт сүзләре яңгырады. Шәһәр мәдәният һәм туризм департаменты җитәкчесе Анастасия Ионина “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблендәге һәр җырчыга һәм иң өлкән җырчылар Клим Садыйков белән Рәшидә Бакиевага Рәхмәт хатлары тапшырды. Тубыл шәһәре иҗтимагый палатасының милләтләр һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча комиссия рәисе Альберт Апсатаров 80 яшьләрен узган, 40 елдан артык мәктәптә эшләгән, лаеклы ялда булсалар да күп еллар туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклаган ветеран укытучылар Гөлҗиһан Закирова, Мәхмүдә Әминова, Заһидә һәм Сөнгатулла Бекениннарны Педагог һәм остаз елы уңаеннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблендә 16 ел җырлаучылар, җыр яраткан яңа килгән җырчылар отчет концертында тамашачыларда җылы тәэсир калдырып яңа җырлары, яңа милли костюмнары белән сөендерделәр. Ансамбльнең җитәкчесе Роза Яхина: ”Яшьлеккә сәяхәт”кә 16 ел. Без җылы сүзләр белән арабыздан киткән ансамбльнең сәләтле җырчылары Әлфия Айданованы, Гөлнур Мусинаны, баянда уйнаган Рият Гарифхановны, Нәҗим Корбановны, концертларны матур алып барган, сәнгатьле шигырь сөйләгән Закир Закировны, ансамблебезнең старостасы Мансур Әминовны, Рифхәт Суючбакиевны, Мәфрүзә Мортазинаны, Гөлфизәр Абдрахманованы искә алабыз, Коръән ашларында дога кылабыз.

“Яшьлеккә сәяхәт”тә күпчелегебез лаеклы ялда булган хезмәт ветераннары. Ансамбль белән Төмән өлкәсенең Тубыл, Вагай, Аромаш, Төмән районнарында урнашкан татар авылларында концертлар белән булдык. “Яшьлеккә сәяхәт” коллективына яңа җырчылар килгәне дә матур күренеш. Камәрия Темирова, Римма Шәрипова, Факия Абдуллина, Нурия Вафеева, Фәридә Айбатовалар безнең белән гореф-гадәтләребезне саклап, татар җырларыбызны әле күп еллар җырларлар дип ышанам. Безнең иҗатташ дусларыбыз булган Әлмөхәммәт Хәбибуллинга, Октябрист Мәҗитовка, Гали Сәитовка, Роберт Сәитовка, Әлфия Айбатовага, Альберт Атышевка рәхмәтлебез. Күп еллар себер-татар мәдәният үзәгенең матур, җылы залларында репетицияләр үткәрәбез, шәһәр хакимиятенә, мәдәният һәм туризм департаментына, себер-татар мәдәният үзәгенең җитәкчесе вазифасын башкаручы Айгөл Моратовага изге эшләрендә уңышлар телибез. Безгә матур милли костюмнар алуда ярдәм иткән Бөтендөнья татар конгрессына, шәһәр себер татарлары автономиясенә рәхмәтләребезне әйтәбез. Отчет концертыбызны үткәрүдә ветераннар ансамбленә ярдәм күрсәткән өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцевага, Альберт Апсатаровка, чәй табынын оештыруда ярдәм иткән Маһинур Тимербулатовага ихлас теләкләребезне юллыйбыз. Концертыбызны бизәгән Төмән өлкәсенең танылган, популяр “Пышны” ансамбленә, җитәкчеләре Җәгъфәр Касыймовка җылы теләкләребезне җиткерәбез”, – дип, концерттан соң кичерешләре, хатирәләре белән уртаклашты.

16 ел татар телен, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда, үстерүдә мөһим роль үтәүче “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленә яңа иҗади уңышлар телибез.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*