tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үз илемдә – үз телем
Үз илемдә – үз телем

Үз илемдә – үз телем

Теләче районындагы Шәтке авылында халык «Шәтке бабай чишмәсе»ннән су эчә. Авылга нигез салган кешенең исеме ул. 124 баскычны атлап түбән төшкәч, челтерәп аккан суга, ял итү урыннарына юлыгасың.

Янәшәдә генә яшәүче Айрат Якупов бу чишмәне 30 елдан артык карап, яңартып торган. Аның ярдәме белән су хәзер торбалар аша һәр йортка килә. Авылдашлары өчен шушы изге гамәлне башкарган гаиләгә без «Туган телне, гореф-гадәтләрне ничек сакларга?» дигән сорауга җавап эзләп килдек. Сәбәбе дә бар: гаиләдә дүрт буын вәкиле яши. Иң өлкән кеше – 82 яшьлек Миңлебикә апа, мондый бердәмлекнең нигезендә тәрбия ята, дип уйлый. Бу җәһәттән без барысының да фикерләрен тыңлап кайттык.

Күңелгә ни тия?

Миңлебикә апа Шәткегә Олы Нырсы авылыннан килен булып төшкән. Хәзер кече улы Азат белән төп нигездә яши. Айрат гаиләсендә дә еш кунак.

– Элегрәк тормыш бик авыр иде. Без, сугыш чорында туган балалар, бер дә рәхәт күрмәдек, – дип истәлекләргә бирелде ул. – Әмма рухи яктан бик бай яшәдек. Биш бала үстердек. Өчесе авылда төпләнеп калды. Мактанып әйтүем түгел, балаларымның һәрберсе алтынга тиң. Бик бердәм булып яшиләр. Моның нигезендә дөрес тәрбия ята, дип уйлыйм. Шул җәһәттән бер вакыйганы гына сөйләп үтәм. 1992 елны күршем, трактор белән кереп, йортыбызны җимерде. Балаларым, җыелышып, көн-төн эшләп, бер ай эчендә өй җиткезделәр. Бүгенге көнемнән бик канәгать. Өч киленем белән ялгыш кына да сүзгә килгәнем юк. Әмма күңелгә тигән кайбер нәрсәләр бар инде. Колак салгалап йөрим шулай: саф татар авылында балалар рус телендә сөйләшә башладылар хәзер. Бик аяныч хәл бит бу. Русча белергә кирәк анысы. Хәтерлим әле, кайчандыр үземә дә ярдәме тигән иде. Мин үсмер чакта авылга рус милләтеннән бер ханым агроном булып килде. Шуның белән аралашып йөреп, әз-мәз русча сукаларга өйрәндем. Шул вакытта, русча белә дип, почтага коммутатор итеп эшкә алдылар. Аннан дуңгыз фермасына күчәргә туры килде. 31 ел эшләп, пенсиягә чыктым. Хәзер ничектер аңлап бетермим. Балалар русчага тартылалар, туган телләрен оныта баралар. Шуңа күрә, бик борчылып, оныкларымны тәрбияләүгә үз өлешемне дә кертергә тырышам. Мәктәпкә чыгып киткәндә, бисмилла әйтергә онытмагыз, дим. Догалар өйрәтәм. Кызык кына хәлләр килеп чыга кайчак. Былтыр тарих китабы рус телендә иде. Быел нишләптер татарчасын биргәннәр. Рус телендәгесе булмаган, ахры. Шулай диделәр. Аптырады инде оныгым. Аңламыйм, ди. 82 яшемдә үзем аңлатып утырам хәзер. Татар әдәбияты белән дә шул ук хәл. Нәрсә дисәгез дә, безнең заманга җитми инде. Әлифба китабыннан башланган белемне арттырып кына бардык бит без. Хәзер ике телне бергә кушып, балаларның башын бутап бетерәләр, ахры. Мәктәптә рус телендә укытып, кечкенәдән үк авылны ташлап китәргә өндиләр сыман тоела. Хәер, әти-әниләр үзләре үк шулай әйтә инде. Эш юк, диләр. Килешәм, әмма синеке, минеке, күршенеке киткәч, авыл, чыннан да, бушап кала шул инде. Монда төпләнеп калганнар да югалмыйлар анысы. Әмма кыенлыклар бар. Чыгу юлын без генә хәл итә алмыйбыз. Иң беренче чиратта авылны торгызырга кирәк. Шул вакытта тел дә, гореф-гадәтләр дә сакланыр, яшьләр дә китмәс иде.

Тормыш кагыйдәләре

Миңлебикә апаның олы улы Айрат хәләл җефете Дамилә белән, йорт җиткереп, башка чыкканнар. Җир кешеләре. Өченче сыйныфтан берсе фермада ат җигеп эшләгән, икенчесе сыер сауган.

– Авылдан китәсе килмәсә дә, башкаларга кызыгып, укырга кереп карадым әле мин. Исәбем биюче булырга иде, – дип, Айрат та хатирәләргә кереп китте. – Имтиханнарны бирдем. Бер сантиметр ярым буең җитми дип алмадылар. Көенеп түгел, сөенеп кайтып киттем. Күңел түрендә йөрткән хыялым бар иде минем. Ул вакытта машина йөртү бик абруйлы һөнәр, горурлык булып саналды бит. Кыскасы, кулда таныклык булса, син чын егет инде. Усадка барып, берьюлы шофер, токарь, сварщик, слесарь һөнәрләре алып чыктым. Машина бирсәләр, авылда калам, дип, үземә сүз беркетеп куйдым. Армиягә киткәнче үк эшли башладым. Хезмәт итеп кайткач, автобус бирәбез, диделәр. Тагын укырга киттем. Көн-төн руль артында йөрисең, ардыра да кебек, әмма рәхәтлекне аңлатып бетерә торган түгел. Аннан дөньялар үзгәрде, терлек-туар асрый башладык. Кайберәүләр миңа: «Ничек шулай күп итеп хайван асрарга булдыгыз?» – дип сорау бирә. Тормыш үз кагыйдәләрен кертә инде ул. Әүвәл башкалар кебек бер сыер, берничә сарык, кош-корт тоткан идек. Аннан малайлар кул арасына керә башлады. Алар исәйгән саен, акча да күбрәк кирәк. Сөйләштек-киңәшләштек тә, бергәләп тотындык. Эшләмибез, димәделәр берсе дә. Үз тормышымнан чыгып, шуны әйтәм: әгәр балаларны кечкенәдән өйрәтмәсәң, кушып кына эшләтсәң, бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Кызыктыра белергә кирәк.

Иренең сүзен җөпләп, Дамилә дә кушылды.

– Ир баланың төп нигездә калуы – борын-борыннан татар халкына хас гореф-гадәт инде ул. Улыбыз Айнур: «Мин авылда калам», – дип, үзе теләк белдерде. Кече-кечедән хайваннарны бик яратты. Гел ат җигеп йөрде. Машинага да утырасы килмәде. Гаилә корды. Күршедә генә тагын бер йортыбыз бар. «Аерым яшисегез килсә, башка чыга аласыз», – дидек. Юк, китәселәре килми. Киленнең эштән кайтканын көтеп утырып булмый. Терлек тә карыйм, ашарга да пешерәм, оныкларны да карашабыз. Хәзер дүрт сыерыбыз, ике танабыз, ике үгезебез, кош-кортларыбыз, 12 гектар җиребез, елның теләсә кайсы вакытында кирәкле техникабыз бар. Аерым торсак, без бу кадәр эшне алып та бара алмас идек. Бөтен көч – бергәлектә.

Айнур белән Гөлназ фермада эшлиләр: йөз сыер савалар. «Иртәнге сәгать өчтә чыгып китәләр. Соң гына кайтып керәләр», – ди әниләре. – Тик хезмәт хаклары бик аз. Мондый акчага бары тик җиргә кендекләре белән береккән кеше генә эшли ала, дип уйлыйм. Тик эшенә күрә әҗере дә булсын иде шул. Югыйсә яшьләрне авылда ничек калдырасың? Ничек кенә әйләндерсәң дә, барысы да шул эш урынына, акчага барып терәлә бит.

Сүз уңаеннан, балаларга дип тәгаенләгән йорт та игелек кылганга бүләк кебек килеп чыккан. Янәшәдә генә әби белән бабай яшәгән, соңрак әби ялгызы калган.

– Бу йортны салырга мин аларга үзем булышкан идем. Туганнары да бар иде авылда, нишләптер килеп йөрмәделәр. Күрше булгач, булыштык, ташламадык инде. Көннәрдән беркөнне ул туганнарын чакыртып алды да: «Мине кем карарга риза, йортым шуңа була», – диде. Берсе дә дәшмәде. Күз йөртеп чыкты да миңа текәлеп калды. «Соң, моңарчы ничек карадык, шулай ярдәм итәрбез, йорт өчен түгел», – дидем. Ул шулай да мал-мөлкәтен безгә яздырды, өч айдан китеп тә барды, – ди сөйли Айрат бу хакта.

Бездән соң ни булыр?

Якуповларның тагын бер улы Айдар гаиләсе белән Теләчедә яши. Авылны, телне саклау турында фәлсәфә куерып барганда гына кайтып төште алар. Янында хәләле Энҗе һәм өч улы. Айсаф, Айзат, Айтуган – өчесе дә хоккей уйнарга йөриләр. Өлкәнрәкләре мәктәптә укый – капкачылар, кечкенәсе әле балалар бакчасында гына, тимераякта йөрергә өйрәнә, әмма абыйларыннан калышырга исәбе юк.

– Мин бу темага хәзер балалар белән дә сөйләшәм инде. «Бездән соң, сездән соң ни булыр икән?» дигән сорауны еш бирәм, – дип кушылды әңгәмәгә Айдар. – Туган телне югалтасы килми. Улларыбыз Теләчедә татар мәктәбендә укый, атнасына ике тапкыр татар теле белән әдәбият дәресләреннән артыгы юк. Кайбер чаралар гына татарча үтә. Гаепләп әйтүем түгел. Бар җирдә дә шулай, бездә дә шул ук программа буенча укыталар. Әмма югарыдагыларның ишеген кагасы, үзгәртәсе килә. Депутатлар бу хакта нәрсә уйлый икән? Без үзебезчә тырышабыз инде. Өйдә татарча гына сөйләшәбез. Ялгыш әйтсәләр, русча сүз кыстырсалар, төзәтәбез. Әмма бу гына җитми бит. Күзәтүләремнән чыгып, тагын шуны әйтә алам: дин юлына баскан балалар телгә дә, гореф-гадәтләргә дә саграк карый. Әдәплерәк тә, миһербанлырак та була. Безгә бу хакта да онытмаска кирәк.

Нинди генә фикерләр булса да, без Якуповлар гаиләсеннән нигез таркалмас, туган тел онытылмас дигән өмет белән киттек. Моның сәбәпчеләре – төп йортта яшәүче оныклар – Айгизә, Айзилә һәм Айгиз. «Авылда шундый рәхәт. Саф һава, тәмле чишмә суы, тыз-быз машиналар йөрми», – диеште алар. Айгизә 5 нче сыйныфта укый. «Киләчәктә кем буласың килә?» – дип сорагач, ул миңа, язып барыгыз, дип берничә һөнәр санады. «Тик әлегә беркемгә дә әйтмәгез, сер булып калсын», – дип тә өстәде. Шәп һөнәрләр. Кайсын сайласа да, тормышта югалып кала торган түгел. Ә менә Айзилә инде күптән сайлап куйган. «Мәктәпне тәмамлагач, Казанда башлангыч сыйныф укытучысы булырга укыйм да авылга кайтам. Үзем укыган мәктәптә туган телемдә укытасым килә. Балалар саны кимеп, мәктәп кенә ябыла күрмәсен иде. Без бүген дә сыйныфта дүртәү генә. Апаларда иң күбе – 12. Иң азы 1 нче сыйныфта. Быел бер бала гына укырга керде», – диде ул, борчылып. Дүрт яшьлек Айгиз исә апаларыннан да уздырды. «Казанга бармыйм, Шәткедә калам», – диде. Әйтергә кирәк, бу йортта барысы да дүрт яшьлек малайның сүзләренә өметләнә. Инде бүген үк чын хуҗа итеп хис итә ул үзен. Апалары эшләгән эшләрен санап бетерә алмадылар. Сыерларга, тавыкларга ашарга бирә, күкәй җыя, асларын тирестән чистарта. Ишегалдын себерә, кар көри. Җәй көне иртән каз-үрдәкләрне үзе чыгара, карый, кичләрен куып кертә, ашата-эчертә. Өйне җыештыра, гөлләргә су сибә… Дәү әтисе аңа сәнәк, себеркеләрне кисеп, бәләкәйләтеп биргән. Апаларының мәктәптән кайткач, дәрес әзерлисе, дәү әниләренә аш-су тирәсендә булышасы бар, ә аның әле өй тирәсендә хуҗа булып йөрергә вакыты күбрәк.

Фәния Әхмәтҗанова

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*