tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәте авыр – җимеше татлы
Хезмәте авыр – җимеше татлы

Хезмәте авыр – җимеше татлы

Бүгенге көндә авыл җирендә терлек асрамыйча көн күрүне күз алдына китерүе дә кыен. Авылда хезмәт белән чыныгып үскән, тырыш, уңган, эшнең мәлен белгән кеше беркайчан да ач калмый ул. Әлбәттә, авыл эше бер дә җиңелләрдән түгел инде. Табынына сые килеп җиткәнче шактый гына тир түгәргә, бик күп мәшәкать кичәргә туры килә. Хезмәтнең никадәр авырлыгын мал асраучы үзе генә белә.

Багыш авылында яшәүче Альбина һәм Наил Гыйләҗевлар да тормышларын җиңеләйтү өчен бар тырышлыгын куялар. Аларның хуҗалыкларында бүгенге көндә биш баш савым сыеры, алты баш яшь бозау һәм дүрт баш тайлары бар. Җәй айларында терлекләре 20ләп баш булган. Савым сыерларыннан 140шар литр сөт тапшырганнар.
“Авылда яшәп терлек асрамыйча булмый инде ул. Көнебез шул мал-туар арасында үтә. Эш көнебез дүртенче яртыда башлана, тәмам кичкә кадәр аяк өстендә без. Иртәнге сәгать биштә сөтне алып китәләр. Көн дәвамында да малкайларымнан аерылмыйм, азыкларын барлап, асларын карап торам. Ирем белән бергә эшлибез, ул фермада эштә булганда хезмәт миңа кала. Бер җайга салынгач бер дә кыенлыгы юк. Улыбыз Динар да булыша, кызыбыз Алинә әле кечерәк. Олы балалар Яшел Үзән шәһәрендә яшиләр. Бар тырышлыгыбыз да алар хакына”, – дип сөйли Альбина бозауларын сыйпап.

Гыйләҗевлар терлекчелек белән 2017 елда шөгыльләнә башлый. Альбина үзе Яшел Үзән районыннан. Багыш авылына килен булып төшкән. Башта фермада сыер сауган. Өйдә дә терлек күп булгач, ферманы ташларга мәҗбүр булган. Шуннан соң хуҗалыкларын тагын да арттырганнар.

“Печәнне үзебез җыябыз, азрак пай җиренә дә бирәләр. Икмәкне сатып алабыз. Быел яңа трактор алдык. Эштән курыкмасаң, иренмәсәң – терлек асрауның файдасы бар. Мал-туарсыз авылда тормыш бармый”, – ди Альбина.

Гыйләҗевларның тайлары аеруча игътибарны җәлеп итте. Алар барлыгы дүртәү. Һәрберсенең үз исеме дә бар. Йолдыз, Ак кашка дип эндәшә хуҗабикә аларга. Яшәү урыннары кышын да, җәен дә саф һавада, иркен, ачык абзарда.

“Атлар, тайлар асравы сыерга караганда күпкә җиңелрәк. Аларга аерым тәрбия кирәкми. Солысын пешереп салам, алларына печәнен-саламын куям. Күбрәк печән ашыйлар, суларын бирәм”, – ди Альбина.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*