tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мин яңадан гашыйк булдым
Мин яңадан гашыйк булдым

Мин яңадан гашыйк булдым

Ул тормышта да, сәхнәдә дә ут чәчәге кебек янып тора. Күзләрендәге очкыны – күңел халәтенең чагылышы. Сүзем татар эстрадасы сәхнәсендә бүген үзенең моңлы тавышы, ихласлыгы белән тамашачы күңелен яулап алган Зөлфирә Шәйдуллина турында. Була бит шундый кешеләр, аларга барлык сыйфатлар да берьюлы бирелә. Зөлфирә дә шундый. Үзе ягымлы, үзе усал ул. Туры сүзлелеге, гаделлеге, шул ук вакытта гадилеге һәм иң мөһиме хатын-кызларга бик кирәк булган сыйфат – зирәклеге бар аның. Бигрәк мактыйсың әле син, диярсез. Мактавым да түгел инде, бары тик кара-каршы утырып сөйләшкәннән соң Зөлфирә Шәйдуллина турында күңелемдә туган фикерне генә җиткердем. Алар ире Алмаз Мирзаянов белән бергә Татарстан районнары һәм шәһәрләре, шулай ук күрше төбәкләр буйлап концертлар куя. Тамашачы бу матур парны тулы заллар белән каршы ала, чәчәк бәйләмнәре алкышлар белән сөендерә. Бу пар бүген чыннан да халык арасында игътибар үзәгендә. Иҗатлары гына түгел, шәхси тормышлары да күпләрне җәлеп итә. Зөлфирә Шәйдуллина белән әңгәмәбездә дә тамашачыны кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табылды.

Зөлфирә, сәхнә бит бик серле дөнья, шул ук вакытта мәкерле дә дияр идем. Ул кайбер җырчыларны күкләргә чөеп үстерергә, ә кайберләрен тамашачы каршында сөйкемсез сөяк итәргә дә мөмкин. Сезнең өчен сәхнә – ул нәрсә?

Сәхнә – минем өчен зур бер дөнья. Хәзер инде ул Алмаз белән безнең икебезгә бер дөнья. Анда безнең яраткан тамашачыларыбыз, дусларыбыз, туганнарыбыз. Курыкмый әйтә алам, безнең концертларыбызга башка җырчыларның концертларына йөрми торган тамашачы да килә. Сәхнәсез мин үземне күзалдына да китерә алмыйм. Хәтта бала белән декретта да утыра алмадым. Бала тудыру йортыннан чыкканның 12 нче көнендә Алмаз белән Чаллыга концерт куярга киттем. Алмаз: “Әйдә бергә барыйк инде,” –дигәч, мин аңа ничек каршы килим. Миңа бер дә авыр булмады. Чөнки сәхнәгә чыккач, син үзеңне бөтенләй икенче төрле хис итәсең. Авыр чаклар да онытыла. Алмаз белән өйләнешкәннән бирле безне тормыш әле бер, әле икенче якка селки, сыный. Шундый вакытларда сәхнәгә чыгабыз да, безгә рәхәт. Без сәхнә белән яшибез. Безнең башка эшебез юк. Алмаз да, мин дә сәхнәдә яшибез.

Концертларыгыздан соң сез тамашачыга социаль челтәрләр аша да үз рәхмәтләрегезне җиткерәсез. Менә шул рәхмәт сүзләре арасында шундый җөмләгә игътибар иттем: “Безне артист итеп кабул иткәнегез өчен рәхмәт,”-дигәнсез. Сез сәхнәдә, сез җырчы, димәк артист. Ни өчен тамашачыга шундый фикерне әйтәсез. Сездә шикләнү, икеләнү бармы?

Сәхнә бит инде ул бик зур. Анда артистлар да бик күп. Артист булып йөрүчеләр дә шактый. Салават абый әйтмешли, җырчылар да, җырлаучылар да бар. Безнең арттан да килүче җырчылар бар. Ләкин тамашачы бит барсын да артист итеп кабул итми. Аларның кайберләренә әй, син дип кенә эндәшәләр. Ә безнең тамашачыбыз безгә хөрмәтләп сез дип эндәшә. Шуңа күрә безнең дә аларны хөрмәтлисебез килә.

Зөлфирә, сезнең иҗатыгызда, аеруча соңгы вакытта, үзенә бер төрле үсеш бар, иҗади мөмкинлекләрегез киңәйде. Тавышыгыз тагын да иркенрәк, матуррак яңгырый башлады. Бу минем фикерем генә түгел. Танышларымнан, тамашачыдан да ишеткәнем бар. Сез профессиональ яктан үсү өчен шөгыльләнүегезне дәвам итәсезме, сере нидә?

Миңа бу фикерне Алмаз да әйткәне бар. Бала табу йортыннан кайтканнан соң: “Тавышыңда икенче төрле төсмерләр барлыкка килде, син моны сизәсеңме?”- дигән иде. Мин моны ана булуым белән бәйледер дип уйлыйм. Кызыбызның тууы бөтен тормышымны үзгәртте. Бу яңадан гашыйк булу белән тиң. Иҗат кешеләренә гел гашыйк булу, илһам кирәк диләр бит. Тавышымда үзгәрешләр барлыкка килү дә шуның белән бәйледер дип уйлыйм. Мин музыка көллиятен 2015 нче елда тәмамладым. Шуннан бирле вокал белән укытучылар ярдәмендә шөгыльләнгәнем юк. Ләкин андый теләгем бар, тавышымны профессиональ дәрәҗәдә үстерәсем килә.

Сез нинди әни?

Мин әле һаман да аңламыйм. Нәзирә туганчы ук та бик җаваплы кеше идем. Хәзер бигрәк тә. Баланың азрак борыны тыгылса да борчылам. Ник алай икән, нәрсә булды икән дим. Алмаз: “ Син борчыла башлыйсың икән, бөтен өй нервлана,”-ди. Шуңа да мин инде үземне кулга алырга тырышам.  Янәшәмдә якыннарым да бар бит. Нәзирә дә бик тыныч. Инде кечкенә генә булса да “җил чәчәге” белән авырып алырга өлгерде. Апамның балалары кайткач, алардан кызыбызга да иярде. Ләкин Нәзирәбез чирне бик сабыр гына уздырып җибәрде. Ул инде туганнан бирле үзенең артист баласы икәнен исбатлап килә.

Кызыгызны артык иркәләүдән һәм иркә булып үсүеннән курыкмыйсызмы?

Куркам. Ул әле бик кечкенә, шулай да кайвакыт күзләренә карыйм да: “Кызым, син бит әле шундый кечкенә, ә инде бар нәрсәне дә аңлыйсың,” – дим. Авылда безнең апаларым, мин тирбәлеп үскән бишек бар. Нәзирәне дә шунда йоклатабыз. Бишекле бүлмәгә керә башлауга, ул хәзер йоклатачакларын аңлап елый башлый. Кечкенә генә булса да, барсын да белә, сизә бит.

Нәзирәне тамашачылар да ярата бит.

Әйе, өй тулы уенчык. Мин кызыма хастаханәдән чыгарга гына бер тапкыр кием алдым һәм хәзер менә куртка сатып алдым. Өйдә шкаф тулы аның әйберләре. Концертларга тамашачы уенчыклар алып килеп бүләк итә, киемнәр. Мин аларга гел рәхмәт әйтәм. Бу безгә, кызыбызга хөрмәт.

Нәзирә тугач, бик матур “Кызыма” дигән җырны җырлый башладыгыз. Ул заказ буенча язылдымы?

Бу – Айгөл апа Вәлиуллина сүзләренә Рива Хисмәтуллин көй язган җыр. Шәхсән безнең кызыбызга багышлана. Бала тудыру йортыннан чыкканның икенче көнендә Айгөл апа аны миңа җибәрде. Елый-елый тыңладым. Ничек алмыйсың инде бу җырны үз репертуарыңа. Хәзер без өйдә булмаганда, әни Нәзирәне шул җыр белән телефоннан тыңлатып йоклата. Үзем дә шушы җырны җырлап йоклатам.

Зөлфирә, Алмаз турында да сөйләшик әле. Сәхнәдәге хезмәттәш, алып баручы Алмаз Мирзаяновка ир-егет буларак кайчан игътибар иттегез, нәрсә белән җәлеп итте?

2017 елда мин Рифат Зарипов төркемендә эшли идем. Шул вакытта без Түбән Новгород өлкәсенә автобус белән гастрольләргә чыгып киттек. Андагы артистлар арасында Алмаз Мирзаянов та бар иде. Мин әле аны белми идем. Ә ул мине инде белгән. Без үзара сөйләшеп барабыз. Шунда Алмаз да Рифатка ниндидер мәзәк нәрсәләр сөйли, күңелле, кызык. Артистлар бит инде оятсызрак халык, алар сүгенергә дә мөмкин. Бу яшерен сер түгел. Ә Алмаз юл буе бер сүгенү сүзе дә әйтмәде. Оятсыз әйберләр дә сөйләмәде. Бары тормышчан мәзәкләр белән көлдерде. Нинди зур гәүдәле кеше, ә шундый бала күңелле дип уйладым мин шул вакытта. Соңрак Түбән Новгород өлкәсеннән кайткач, февраль аенда без Башкортстанга киттек. Гашыйклар көне иде, Салават шәһәрендә чыгыш ясыйбыз.  Һәм шунда миңа зур чәчәк бәйләме китерделәр. Анда “Мирзаянова  елмай” дип язылган. Бу Алмаз Мирзаяновтан мәллә дим. Ул вакытта инде без языша башлаган идек. Гастрольләрдән кайткан арада очрашкалап та ала идек. Безнең яшь аермасы 10 яшь бит. Шуңа мин бу мөнәсәбәтләргә артык җитди карамадым. Әле миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач та, без 10 яшь аерма белән яши алырбызмы икән дигән шикләнү бар иде. Андый уйлар Алмазда да булган.  Безнең бит бик озак очрашып йөрергә, бер-беребезне белергә дә вакыт булмады. Бары да тиз килеп чыкты. Алмаз белән безнең юлларыбыз бераз очрашкач аерылды. Минем йөргән егетем бар иде. Аның да кызы бар. Ул бервакыт шәхси концертларын куеп йөри башлады. Заллары да тамашачы белән тула. Алмазга карап башкалар да концертлар белән чыга башлады. Тик аларның заллары буш. Артистлар арасында аңа ачуы  килүчеләр дә булды. Төркемдәгеләргә акчаны да яхшы түли. Бервакыт Алмаз социаль челтәрдә төркемемә җырчы кыз эзлим дигән белдерү куйды. Миңа акча кирәк иде, мин инде аерылышуларны да оныткан идем, синең белән чыга алам дип яздым.  Шулай итеп концертлар белән гастрольләргә йөри башладык. Ул  миңа йөргән кызлары, ә мин аңа егетләрем турында сөйлибез. Алмаз дус була белә, ул олы йөрәкле һәм бик мәрхәмәтле кеше, туганнарын, дусларын ярата. Мине менә аның шул сыйфатлары үзенә җәлеп итте дә. Мин дә үз туганнарым өчен өзелеп торам. Шул вакытта, бәлки, Алмазга гашыйк булганмындыр да. Мин аны кешеләргә, тамашачыларга карата мөнәсәбәте өчен хөрмәт итәм. Без хәзер ике як туганнарны да бергә җыябыз. Алмаз бик җаваплы кеше бит ул. Һәр концертын җиренә җиткереп эшли. Һәр җыр, һәр шигырь бер-берсенә бәйләнеп барырга тиеш, тамашачы безнең концерттан проблемасын онытып, ниндидер уңай фикер белән китәргә тиеш. Бу – Алмазның таләбе. Ул бит йолдызнамә буенча Арыслан. Бик катлаулы характерлы кеше. Ә мин – Сукояр, иркенлек, киңлек яратам. Боерык биргәнне бер дә өнәп бетермим. Алмаз, киресенчә, боерык бирергә ярата, аныңча булырга тиеш. Беренче елларда безгә бергә яшәү дә авыр булды. Аерылышырга туры килер ахры дигән уйлар да туа иде. Без бит икебез ике гаилә кешесе, дип әйтә иде ул. Хәзер инде бер-беребезнең плюс һәм минусларын кабул итәргә өйрәндек  һәм бергә, бердәм. Тамашачылар гына түгел, без үзебез дә бер-беребездән башка тормышны күзалдына китерә алмыйбыз.

Аерылышудан гаиләне ничектер саклап калгансыз бит. Кем беренче булып артка чигенде?

Бәлки Алмаз да үзенең горурлыгын тыйгандыр. Мин дә телемне тыйдым. Вакытында телеңне тыймасаң бер гаилә дә яши алмаячак. Вакытында моны тоя белү кирәк. Минем әни бу яктан бик акыллы хатын-кыз булды. Ул безгә һәрвакыт әтиегез дип әйтә иде. Ул кайтканчы өйләр җыештырылган булсын, әтиегезгә сүз әйтмәскә, әтиегездән куркырга. Мин дә Нәзирәгә әтиең хәзер күрә кызым, дим, хөрмәт тәрбияләргә тырышам. Алмаз кызыбызны шулкадәр нык ярата. Ә аерылышу чигенә җитү бик тиз. Әмма сабыр, акыллы булу кирәк. Бер-беребезгә юл куйдык. Хәзер инде без бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз.

Пандемия башлангач, кайбер артистлар кебек концертлар бетте дип зарланып утырмадыгыз. Иң беренчеләрдән булып авырлыктан чыгу юлын таптыгыз һәм авылга юл тоттыгыз. Бу кем карары булды?

Алмаз карары иде. Казанның Царево бистәсендә зур гына фатирыбыз бар. Бәлки фатирда яшәсәк аерылышкан да булыр идек. Танышларыбыз арасында гаиләләре таркалучылар да булды.  Мин үзем җир кешесе. Әлбәттә, Мөслимгә кайтсак та була иде. Ләкин Алмаз: “Әби ялгыз, аңа кайтыйк,”- диде. Интернет челтәрләрендә безне бик күп “чәйнәделәр”. Ул альфонс диделәр. Миңа бик күп хатлар яздылар. Ник ул сезнең нигезгә кайтты, диләр. Ни өчен Алмаз альфонс булсын? Ул бит эшләми өйдә ятмый, ул бит минем ирем. Без авылда бакчаларны ялт иттердек, арткы якларны койма белән әйләндереп алдык. Бакчада без эшләп ял итәбез. Төп эшебез дә безнең авыл эше һәм концерт эше. Икебез дә җир кешесе. Мин шуңа сөенеп туя алмыйм. Без саф һавада, урманда йөрергә, табигатьтә булырга яратабыз. Мин Алмазга Теләче якларының иң матур урыннарын күрсәтергә тырыштым.

Кеше сүзе кеше үтерә дигән гыйбарә бар. Артистлар бигрәк тә нечкә күңелле. Сез үзегез дә ниләр генә язмыйлар дисез бит. Гомумән, гайбәтләрне, негативны ничек җиңеп чыгасыз. Белүемчә, Алмаз авыр сүзләрне күңеленә аеруча якын кабул итә.

Мин андый тискәре нәрсәләргә игътибар итмәскә тырышам. Әгәр балама, туганнарыма кагылышлы сүз булса, ул очракта җавапсыз кала алмыйм. Ә башкаларына игътибар итмим. Беренче сүзләрен укуга “удалить”ка басам. Шундый сүзләр язучылар үзенә бит энергия ала. Алар ансыз яши алмый. Алмазны да игътибар итмәскә өйрәтәм. Ләкин ул йөрәгенә якын кабул итә шул. “Ничек шулай дип яза алалар. Алай түгел бит. Мин бит яхшы булсын өчен эшләдем,”-ди. Мин Алмазның күзен ачарга тырышам. Дөнья кырыс, бөтен кешеләр дә синең кебек түгел дим. Сәхнә артында да шундый хәлләр булды, үз алдыбызда елмаялар. Ә без киткәч этлек эшлиләр. Өйләнешкән вакытта да Алмазга: “Зөлфирә әйбәтрәк җырлый, син, гомумән, начар җырлыйсың,”- дип килеп әйтәләр иде. Яисә миңа: “Алмаз матур сөйли, син бөтенләй сөйләмә,” – диючеләр дә булды. Җәмәгать, кемгә нәрсә кирәген без яхшырак беләбез, ошамый икән карамагыз дип әйтәсе килә. Канатлар сынганда, хисләрне төбе-тамыры белән алып атарга кирәк инде. Бу яктан безгә Илсөяр Бәдретдинова үрнәк. Аны күпме хурладылар, гаепләделәр. Ә ул көчле зат.

Зөлфирә, сез һәр җөмлә саен Алмаз исемен кушасыз. Әлбәттә, ул гаилә башлыгы. Шулай да миңа гаилә штурвалы сезнең кулда кебек тоела.

Мин Алмазны уздырып берни эшләгәнем юк. Ләкин һәр гаиләдә дә аның ныклыгы хатын-кыз кулында. Моның белән Алмаз да килешә. Әти-әнием гаиләсендә дә шулай иде. Муен кайсы якка борыла, баш шунда борыла дип юкка әйтмиләр бит инде. Тик дөрес якка борырга кирәк. Үзеңә уңайлы якка гына борсаң, ул шартлап сынарга да мөмкин.  Бүгенге көндә Алмаз янәшәсендә аңа тискәре тәэсир итә торган, начар гадәтләре булган дуслары  юк. Минем дә шулай ук. Бу хатын-кыз акылы белән эшләнә торган нәрсә.

Сез үзегезнең киләчәкне ничек күзалдына китерәсез?

Киләчәкне зур тәрәзәле матур йортта итеп күз алдына китерәм. Анда минем бакчага утыртасы үсекнтеләрем үсәчәк. Чөнки зур бакчам булырга тиеш. Балаларыбыз да күп булыр дип хыялланам. Ял көннәре саен туганнарыбызны җыеп, ашлар үткәреп яшәрбез дип уйлыйм. Ләкин бу әле соңрак, бүген без сәхнәдә.

Зөлфирә, шундый матур киләчәкне күрергә насыйп булсын. Мин Алмаз белән икегезгә дә иҗади уңышлар теләп калам.

                                                                                                          Энҗе Шәйхетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*