tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әби-бабамны белмим дип, җилкә сикертеп тормас
Әби-бабамны белмим дип, җилкә сикертеп тормас

Әби-бабамны белмим дип, җилкә сикертеп тормас

Азнакай районы — Тымытык, «Маяк» газетасы «Трактор» дип аталган заманнан алып, бүгенге көнгә хәтле Шәйхуловлар гаиләсе газетадан бер дә аерылмый. Нәсел тарихының район басмасы белән тыгыз бәйләнүе бу факт белән генә чикләнми: шәҗәрә төзү юлында тупланган берничә калын дәфтәр битләрендә “Маяк«тан кисеп ябыштырылган файдалы киңәшләр, истәлекле язмаларны очратып була.
Гүзәл һәм Әхсән Шәйхуловлар — ярты гасыр бергә гомер итүче матур пар. Икесе дә 40 ел тирәсе Азнакайда бер урында эшләп, лаеклы пенсиягә хезмәт ветераннары буларак чыккан: Әхсән ага — УТТда оператор, Гүзәл ханым сырхауханәдә шәфкать туташы булган. Бәхетле гаиләдә үскән кызы һәм улы югары белем алып, җиң сызганып эшлиләр. Балаларның кадер-хөрмәтен, дүрт оныкның әби-бабасы булу бәхетен тою өлкән Шәйхуловларга зур куаныч китерә.

—    Мин бәләкәй чакта әти-әни «Трактор» газетасына языла иде, шуннан бирле язылмый калган елыбыз юк. Газетаның килгәнен көтеп алабыз. Тормыш иптәшем белән һәрбер язмасын укыйбыз, райондагы бөтен яңалыкларны шулай белеп торабыз. Почтальоныбыз Гөлнара бик яхшы кеше — газетасын да, пенсиясен дә вакытында китерә, Аллага шөкер, аннан да уңдык, — ди Әхсән ага.
Агач та тамырсыз яши алмаган кебек, кеше дә җиде буын ата-бабасын белергә тиеш. Шуңа күрә дә нәсел агачын кайгыртып кую — һәркемнең үз алдына куелган изге бурычы.

—    Мин тумышым белән Зур Сукаеш авылыннан, тормыш иптәшем Гүзәл Курай Елга авылыннан. Икебез дә сугыш елы балалары, әтиләребез 1942 елның азагында сугыштан имгәнеп кайткан. Пенсиягә чыкканнан соң, шәҗәрәләр белән кызыксына башладым. Олы кешеләрдән сораштырып, ишеткәннәрдән, үзем белгәннәрдән барысын дәфтәрләргә яза бардым, җыйнадым. Аннары әкренләп төрле схемаларда ясый башладым. Сыйфатлы дәрәҗәгә җиткәнче әле бер 15-20не ясаганмындыр. Кайсы әйбәт чыгар дип, төрлечә эшләп карадым — агач рәвешендә дә, уклар белән дә. Яхшы булып тоелганын калдырдым да. Иптәшем ягыннан әти-әниләрен, әби-бабаларын да шулай сораштырып, мәгълүмат туплап, булдыра алганча эшләдем. Туганнарыма да шәҗәрәне бүләк итеп бирәм, — дип сөйләде Әхсән ага.

Әхсән Шәйхулов ата-бабалар онытылмасын, рухларына дога булып барып ирешсен өчен шәҗәрә төзи, шулай кулыннан килгәнчә, киләсе буыннарга мирасны саклап калып тапшырырга тырыша.

—    Алдагы буыннарга бу мирас истәлек булсын дидем. Әби-бабаң кем булган синең дип сораган вакытта җилкәләрен сикертеп тормасыннар дип, балаларыбыз, оныкларыбыз өчен тырыштым, — дигән фикерне яңгыратты.

Шәҗәрә ясарга тотынган кешеләргә Әхсән агадан киңәш: «Башта шундук алдым да яхшы кәгазьгә сыза башладым түгел, чөнки ул баштан ук чыкмый әле, кәгазьне генә бозасың. Беренче чиратта, мәгълүматны җыеп тупларга кирәк, аннары әкренләп ясый башларга мөмкин. Төрле ысуллар белән эшләп караганда иң уңайлысы табылгач, инде әйбәт кәгазьгә күчерәсең яисә шул уңганын гына калдырасың».

—    Яшь буынга сүзләрем шул: балаларыбыз, оныкларыбыз ерак китмәсен, үз җирлегебездә яшәсен, читтә каккан казык читтә кала бит. Безнең җирлек бай, бөтен нәрсә бар, халкыбыз шулчаклы кунакчыл, киң күңелле. «Маяк» газетасы да алга таба шушындый матур язмалары белән куандырып торсын. Рәхмәт редакциягә, эшләрендә гел уңышлар гына телим, — дип изге теләкләрен җиткерде Әхсән ага Шәйхулов.

Чыганак: aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*