1979 елның беренче сентябрь көне, иртәдән үк әкрен генә яңгыр ява. Бу көтеп алган көнем, тормышымда мөһим вакыйга – бүген мин тәүге тапкыр мәктәпкә барам! Нинди зур шатлык – әйтеп тә, сөйләп тә бетерерлек түгел! Яңгырга да карамастан, әбекәм бакчадан ромашка чәчәкләре җыеп керткән, бәйләмгә дә җыештырып куйган. Үзе гомере буе укытучы булып эшләгәч, белә инде – һәрбер бала бу көнне мәктәпкә чәчәк бәйләмнәре тотып бара. Мин аларны үземнең беренче укытучыма бүләк итәргә тиеш!
Тиз-тиз генә атлап мәктәпкә ашыктым, беренче булып, сыйныф ишекләрен ачып керәсем килде. Ләкин мине мөлаем гына бер апа ягымлы елмаюы һәм җылы сүзләре белән каршы алды. Ул миннән дә иртәрәк килгән, әйтерсең лә мине бик озак көтеп торган шикелле тоелды. Беренче очрашуыбыз шулай башланды. Ул – минем беренче укытучым Наҗия апам Кафиятуллина иде.
Инде кырык биш елга якын вакыт узса да, шушы мизгелләр минем хәтеремнән бер дә чыкмый. Ә беренче укытучым гомеремнең маягы булып тора кебек һәм бүген сүзем Наҗия апам турында.
Әнисе терәге
Ул 1946 елның бишенче августында Абдулбари абый Закиров белән Вәсимә апа Адиятуллинаның гаиләсендә сигезенче, төпчек бала булып туа. Аңа кадәр ике малай, биш кыз була, ләкин малайлар кечкенә чакта ук, авырудан вафат булалар. Ә Рәйсә исемле олы кызлары пневмония белән авырый, табиблар аны дәваланырга хәтта Кырымга да озатырга җыенган була, ләкин илдә сугыш башланып, 1941 елда унсигез яшендә үлә.
Наҗия кечкенә вакытта язмышның ачы җилләре шушы гаиләне икегә аера – әтисе хатынын һәм балаларын ташлап, шәһәргә китеп яңа гаилә кора. Әниләре кызлары белән берүзе генә кала, “уфалла арбасы”н ялгыз тартырга мәҗбүр була. Колхозда эшләп, кызларын аяк өстенә бастыра, алар бер-бер артлы Мәскәүгә китеп урнаша, әнисе янында Наҗия генә кала.
“Әнием бик сабыр һәм белемле кеше иде. Кечкенә вакытта ук Сара абыстай Таҗетдиновага йөреп, искечә укырга һәм язарга өйрәнә. Бер ел гына йөреп кал-мый, җиде ел эчендә Коръәнне укырга өйрәнә, тәфсирләрен үзләштерә, аларны аңлатып бирергә дә өйрәнә. Гомере буе биш вакыт намаз укыды. Күршеләре белән яхшы мөнәсәбәттә торып, аларны да намаз укырга өйрәтте, шуның өчен күрше-күләннең рәхмәтеннән бер дә өзелмәде”, – дип искә ала әнисен Наҗия апа.
Ә үзе кечкенәдән балалар ярата ул. Күршеләрендә генә гаиләсе белән мәктәп директоры Исмәгыйль абый Сафиуллин яши. Кичләрен, алар мәктәптә чакта, Наҗияне балалар янында булырга чакыралар. Тирә-юньдәге күрше балалары белән бергә җыелгач, мәктәп-мәктәп уйныйлар. Наҗия – укытучы, дәфтәр битләреннән кечкенә генә китапчыклар ясап, барысын да укыта, үзе дә бит икенче сыйныф укучысы гына! Беренче укытучысы Асьма апа Хөсәинованың дәресләрендә яратып укыганга күрә, “укучыларына” да шундый ук “апа” булырга тырыша ул.
Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Наҗияне кыз туганнары үзләре янына Мәскәүгә чакыралар, әниләрен дә үгетлиләр, “ялгызын калдырасың бит авылда!” – дип тә әйтеп карыйлар. Ләкин Вәсимә апа төпчек кызын башкалага җибәрми. Ә Наҗиянең укыйсы килә, документларын Горький шәһәренең мединститутына бирә. Әтисе дә анда яши, ярдәм кулын сузарга да әзер. Әмма язмыш син уйлаганча бармый шул. Көннәрдән бер көнне аларга өйләренә мәктәп директоры Исмәгыйль абый керә. Ул гаиләсе белән Татарстан якларыннан килгән, безнең мәктәптә директор вазифаларыннан тыш, татар теле белән әдәбият дә-ресләрен дә укыта, бик инсафлы һәм зыялы кеше. Мәктәптә аның сүзе – закон, авыл халкы да ихтирам итә үзен.
– Кызым, күреп торам, балалар яратасың! Алар да сиңа тартыла, бер сыйныфны бирик әле үзеңә, укытып кара, бәлки, укытучы һөнәрен үз итәрсең, – ди ул Наҗиягә.
– Исмәгыйль абый, нинди укытучы булыйм мин, әле бит кая да укыганым да юк!
– Әнә, күршеңдә ике укытучы – Әминә апаң Феткуллина белән Сара апаң Абдуллина яши, алар сине укытучылыкның бар серләренә дә өйрәтерләр, – ди директор.
“Абыйның сүзен тыңламыйча булмый инде. Үзем дә кызыксындым һәм ризалыгымны бирдем”, – ди Наҗия апа.
Мәктәп мохите
Алтмышынчы елларда безнең Зур Рбишчада балалар саны күп була, һәрбер сыйныфта бишәр параллель, 40ар укучы. Ә укытырга укытучылар җитешми. 1963 елда, яңа гына мәктәпне тәмамлаган унҗиде яшьлек Наҗиягә икенче сыйныфны бирәләр. Анда 39 бала, шуның 7се икенче елга утырып калганнар. Беренче дәрескә керер алдыннан ул бераз каушап кала, нык дулкынлана, әмма үз-үзен кулга алып, класс ишеген тыныч кына ачып керә. Яңа яшь апаны укучылар тынлык белән, бер тавышсыз каршы алалар һәм озакламый үз итәләр. Шушы беренче сыйныфын ул бүгенгәчә күңел түрендә саклый, һәрбересенең исем-фамилиясе хәтерендә.
Ике ел укыткач, 1965 елда Наҗия Кече Рбишча егете Мәлик Кафиятуллинга кияүгә чыга. Комсомол булуына карамастан, әбисенең йортында никах укыйлар аларга, ә туйның бер галәмәте булып, кияү белән кызны мотоциклга утыртып, ике авыл буйлап әйләндерәләр. Шулай итеп, тормышының яңа чоры башлана. Зур Рбишчадан Кечесенә күчә, мәктәбен дә алмаштырырга туры килә. Читтән торып, Городец педучилищесына укырга керә. Яңа гаиләдә дә җиңел булмый, кеше күп – каен әтисе белән әнисенең унбиш баласы (унөч малай, ике кыз) була, Мәлик – ундүртенчесе. Каен әтисе – сугыш ветераны, яраланып кайткан ул, ә каен әнисе хәлсез була. Ләкин барысы белән дә уртак тел табып, бик матур яши бу гаилә, Наҗияне дә ишле гаилә тиз арада үз итә. 1966 елда кызлары Найлә, ә 1971 елда уллары Ринат туа.
Ә тормыш мохите – мәктәп. Кече Рбишча мәктәбе ул эшкә килгән елларда агачтан була, бер бүлмәсе генә ташныкы. Балалар күп булганга, ике сменага бүленеп укыйлар. Биредә башлангыч сыйныфлары гына укый, аннары Зур Рбишча урта мәктәбенә күчәләр. Укытучылар коллективы бик көчле, зур ихтирамга лаек булган педагоглар эшли. Зәйнәп апа Мухамедиева белән Зәйнәп апа Юсипова гына ни тора! Алар артыннан калышырга яшьләргә дә һич ярамый! Ни белмәгәнне сорыйлар, ә алар рәхәтләнеп ярдәм кулын суза. Биредәге коллектив бик дус эшли. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу һәм дә алар белән дөрес аралашу – гаҗәеп көч таләп итә бу һөнәр. Наҗия апа да көчен кызганмый, балалар аның янында бөтерелә, ярата, хөрмәт итә, ярдәм сорап килә. Аның укыткан укучылары да үзе кебек ягымлы, ихтирамлы. Әнә, 2023 елда гына, мәктәпне тәмамлауга кырык биш ел тулу уңаеннан укучылары зур очрашу уздырып, апаларына кабат мең-мең рәхмәт әйтәләр.
Тәҗрибәле укытучы
Наҗия апа мәктәптә илле ике ел укыта, бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә, аларны санап та бетергесез. Ләкин иң зур горурлыгы – төп белем алган укучылары.
Хезмәт итү дәверендә ундүрт сыйныф укыткан апа ул. Һәрбер сыйныфы үзенчәлекле, һәрбер баласы дөньяда үз урынын табып, берсе генә дә тормышта югалып калмаган. “Наҗия апа! Рбишча балалары нинди, башкалардан нәрсә белән аерылып торалар?” – дигән соравыма:
“Мин бит башкаларны белмим. Ә безнең Рбишчаныкылар бик гадиләр, мәктәпкә тиз арада күнеп, аны үз итүчеләр, кешегә ихтирамлылар, бер-бересен уздырырга тырышып, яратып укыдылар, укырга яратучылар, эчкерсезләр. Беренче сыйныфка килгәндә әлдә алар нәниләр, сөйдереп торалар үзләрен. Мин һәрбересен бөтен җаным белән үз иттем. Ихтирамлыкка, әти-әнине, әби-бабайны хөрмәт итеп яшәргә, укуны яратырга өйрәтә идем”, – дип җавап кайтарды ул.
Әйе, мин аның белән ике йөз процентка да килешәм, чөнки, беренчедән, мин Наҗия апаның укучысы, ә икенчедән, анарда укып чыккан укучыларны да күп укытырга туры килде. Безнең Зур Рбишча мәктәбенә Кечесеннән яңа сыйныф килгәч, беренче дәрестә үк: “Беренче апагыз кем иде?” – дип сорый идем. Ә инде “Наҗия апа!” – дип җавап кайтарсалар: “Без туганнар икән, укырга яратучылар”, – дип әйтә идем.
“Апа! Сездә дәме “Сөйләшү дәресләре” була иде?” – дип тә сорап куялар. Әйе, шул, Наҗия апаның шушы “сөйләшү дәресләре” миңа да таныш, еллар узса да, алар бер дә күңел түреннән китми. Шушында апа безгә әхлак белән әдәплелек тәрбиясе турында сөйли, барыбызны да чын кеше булырга өйрәтә иде. Уку да бит барысына да бирелми, кемдер эшчән булып, шуның белән алдыра тормышта. Әмма, иң мөһиме, үз йөзеңне югалтмыйча, кеше булып калуың – тормыш китабының иң кадерлеседер бу дөньяда. Шундый булуыбыз өчен һәрберебез Наҗия апабызга мең-мең рәхмәтле.
Килене дә кайниш туфрагыннан
Аның үз балалары да шундыйлар – кызы Найлә Мәскәүнең пединститутын тәмамлап, био-лог-географ һөнәрен алды, улы Ринат Работки авыл хуҗалыгының техникумын тәмамлап, гаиләсе белән әнисе янында гомер кичерә, хатыны Рамилә белән улы Ленар, кызлары Камиләне үстерәләр. Ленар мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Мәскәүнең югары уку йортында белем ала.
Рамилә – Зур Рбишча кызы, Кафиятуллиннар йортына унтугыз яшендә килен булып төшә. Наҗия апа анарга Уразавыл педучилищесында укырга тәкъдим итә. Рамилә аны уңышлы тәмамлап, Арзамас педагогия институтында да укый. Килене укытучы булгач, бик шатлана Наҗия апа. Соңгы сыйныфын Рамиләсенә тапшырып, лаеклы ялга чыга, ләкин мәктәп директоры Йосыф Җәфәр улы Нуреевның тәҗрибәле укытучы белән тиз генә саубуллашасы килми, тагын ике ел Наҗия апа мәктәптә социаль педагог булып эшли.
Хәзергесе көндә апабыз лаеклы ялда, биш вакыт намазын укып, өйдәгеләргә ярдәм кулын сузып тора. Күп кенә яшь укытучылар белән тәҗрибә уртаклаша, “балаларга ягымлы, йомшак телле булырга тырышыгыз, усал сүзләр әйтмәгез, картларга ихтирамлык күрсәтергә өйрәтегез”, – дигән киңәшләрен биреп тора. Әйе, алтын сүзләр бу!
Безнең апабызда масаю бө-тенләй юк. “Сиңа ничек итеп ярдәм кулы сузыйм, белмәгәнне өйрәтим, аңлатыйм икән?” – дип борчылучы. Укучылары мәктәпне тәмамлап, зур дәрәҗәгә ирешсә, чын күңелдән шатланучы, “мин бит бу балаларны укыттым, аларда мин биргән белем, мин салган нигез”, – дигән уйлар белән яшәүче ул. Башкача мөмкин дә түгелдер.
Без апаларга укыган елларда төрле бәйрәмнәрдә алты тиенлек открыткалар алып, үзебезчә котлау сүзләре яза, корычтай сәламәтлек, ак бәхетләр тели идек. Бүгенге көндә дә барча укыткан укытучыларыбызга һәм үзебезнең беренче апабызга да барча укучылары исеменнән шушы сүзләрне әйтәсе килә. Әмма вакыт үтү белән генә шундый фикер дә килә: “Тормыш юлыбызда Сезне очраткан өчен Раббыбызга иксез-чиксез рәхмәтле без, шуның белән бәхетле барыбыз да!”
Әлфия МӨХӘММӘТҖАНОВА.
Зур Рбишча
“Туган як” газетасы