tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар егетләре сынатмый
Татар егетләре  сынатмый

Татар егетләре сынатмый

Ульяновскиның “Строитель” мәдәният йортында “Туган як” вокаль ансамбленең хәйрия концерты узды. Район хакимияте һәм җирле татар автономиясе әлеге концертны махсус хәрби операциядә – СВОда катнашучы якташларыбызга теләктәшлек белдерү максатында оештырган иде.

Татар автономиясенең Засвияжье район советы һәм “Ак калфак” оешмасының җирле бүлекчәсе мобилизация һәм контракт буенча СВО зонасына киткән ир-егетләрнең гаиләләре белән тыгыз элемтәдә тора. Мәхәлләнең уңган хатын-кызлары бергә җыелып, фронтка җибәрү өчен чәкчәк ясыйлар, токмач кисәләр, җылы оекбашлар һәм бияләйләр бәйлиләр. Илебезнең матур киләчәге өчен батырларча сугышучы якташларыбызның әниләрен, хатыннарын һәм балаларын мәхәлләгә чакырып кунак итәләр, сабыйларны яңа ел күчтәнәчләре белән шатландыралар. Ә мәхәллә мөселманнары җомга намазларыннан соң ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек, милләттәшләребезнең Җиңү шатлыгы белән исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын теләп дога кыла.

СВОда катнашучыларның якыннары “Строитель”дә гөрләп узган хәйрия концертына мөхтәрәк кунаклар сыйфатында чакырулы иде. Татар автономиясе җитәкчелеге концерт башланыр алдыннан алар белән чәй өстәле артында җылы очрашу да үткәрде. Анда сугыш кырында уң кулын калдырып кайткан Айрат Хайруллиның әтисе Илгиз белән әнисе Дилүзә, шулай ук хатыны Динара белән нәни улы килгән иде.

“Айрат дәвалану курсы узу өчен Мәскәү клиникасына китте әле. Андагы тәҗрибәле врачлар балабызның яралы аягына катлаулы операция ясарга алындылар.

Улыбыз һава-десант гаскәрләренең 31 нче десант-штурмлау бригадасында хезмәт итә иде. Махсус хәрби операция башлангач ук беренчеләрдән булып фронтка китте.

Урман эчендә чолганышта калып, сугышчан иптәшләрен коткарган вакытта, дошман снаряды кинәт килеп төшеп, Айратның кулын өзеп ташлый һәм аягын җәрәхәтли. Ничек кенә булмасын, улыбызның исән кайтуына әйтеп бетергесез шатланабыз”,- ди әтисе Илгиз Сайрин улы.

“Россия Президенты Указы нигезендә, Айратыбыз Батырлык – Мужество ордены белән бүләкләнде. Без аның белән чиксез горурланабыз! Мәскәүдә дәваланып кайтканнан соң, эшкә чыгарга җыена балакай. Аны Засвияжье район хәрби комиссариатына белгеч итеп алдылар”,- дип сүзгә кушылды әнисе Дилүзә Ирхам кызы.

Сабрия Хасанованың улы Фаил дә узган җәйдә сугыш кырыннан яраланып кайткан.

“Ярты ел дәвамында хәрби госпитальдә тернәкләнү – реабилитацияләү курсы узды. Савыгып аякка басканнан соң, үз теләге белән янә фронтка китте. Фаилебез дә 31 нче һава-десант бригадасында хезмәт итә иде. Кызганычка, күп иптәшләрен югалтты ул”,- дип сөйләде Сабрия Мөнип кызы.

Укрофашистларга каршы батырларча сугышучы Шамил Салимзяновның тормыш иптәше Дамирә ханым – Засвияжье районының “Ак калфак” оешмасы активисты. Ул очрашуга үзенең кызы Әминә белән килгән иде. Шамил фронтта машина йөртә икән, алгы сызыкка бөтен кирәк-яракларны ташый. Районыбыз “Ак калфак”лылары пешереп җибәргән милли ризыкларны, халыктан җыйган дарулар һәм җылы киемнәрне сугышчыларга нәкъ менә Шамил аша тапшырабыз инде.

“Әтиебезне бик сагындык. Шушы араларда кыска вакытлы ялга кайтыр дип көткән идек, ничек тә барып чыкмады. Киләчәктә шатлыклы күрешүләр насыйп булсын. Ир-егетләребез исән-сау йөрсеннәр инде”,- ди Дамирә ханым, күз яшьләрен сөртеп.

Рамил белән Адилә Юсуповларның уллары СВО зонасына мобилизация буенча киткән.

“Военкоматтан повестка килгәч, улыбыз бер дә карышмады, шунда ук юлга җыена башлады. Илебезне дошманнан без сакламасак, кем саклар, диде. Күптән түгел генә аңа 25 яшь тулды. Сугышның тизрәк тәмамланып, балабызның исән-имин кайтуын түземсезлек белән көтәбез. Аллаһы Тәгалә аны өйләндереп, оныклар сөяргә насыйп итсен”,- ди Рамил Ибраһим улы.

Ә мәдәният йортының тамаша залын шыгрым тутырып килгән милләттәшләребезне Засвияжье район хакимияте башлыгы урынбасары Марат Айметов, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов һәм татар автономиясенең Засвияжье район советы рәисе, Ислам мәдәният үзәге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов сәламләде. Алар СВОда катнашучы якташларыбызның батырлык үрнәкләренә соклануларын белдереп, якыннарына исәнлек-саулык, сабырлык юлдаш булуын теләделәр.

“Җиңү көнен якынайту өчен бүген безгә бердәм һәм бергә булырга, сынауларга бирешмәскә кирәк. Без дөреслек һәм гаделлек, традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калып, киләчәк буыннарга тапшыру өчен сугышабыз. Россия Президенты Владимир Путин армия, кораллы көчләр, җәмгыятебез алдында әнә шундый бурыч куя”,- диде Засвияжье районы татарлары җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов.

Тамашачылар хөрмәтен казанып өлгергән “Туган як” вокаль ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Ринат Сулейманов) бай эчтәлекле концерт программасы әзерләгән иде. Татар халык көйләре, заманча эстрада җырлары, патриотик рухтагы әсәрләр халыкның күңеленә хуш килеп, кәефләрен күтәреп җибәрде. Моңлы һәм дәртле җырлар һәрвакытта да явыз дошманны, язмыш сукмагындагы сынауларны җиңеп чыгарга ярдәм иткән, ди “Туган як”ны әйдәп баручы Ринат Сулейманов.

Рузия ХӘЛИМОВА
https://emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*