tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Төньяк Осетия-Алания Республикасы Хөкүмәте рәисе Борис Джанаев белән очрашты
Васил Шәйхразыев Төньяк Осетия-Алания Республикасы Хөкүмәте рәисе Борис Джанаев белән очрашты

Васил Шәйхразыев Төньяк Осетия-Алания Республикасы Хөкүмәте рәисе Борис Джанаев белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның  Төньяк  Кавказ Федераль округына эш сәфәре дәвам итә. Бүген ул Төньяк Осетия-Алания Республикасы Хөкүмәте рәисе Борис Джанаев белән очрашты.

Чарада шулай ук  Төньяк Осетия-Алания Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Ирбек Томаев, милли сәясәт һәм тышкы элемтәләр министры Алан Багиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Г. Тукай исемендәге татар милли-мәдәни оешмасы рәисе Галя Гусейнова һ.б. катнашты.

Төньяк Осетия-Алания Республикасы Хөкүмәте рәисе Борис Джанаев Татарстан делегациясен үзләрендә күрүгә шат булуын белдерде. Биредә татарлар 200 елдан артык яши. Алар үзләрен һәрвакыт уңай яктан гына күрсәтәләр диде ул.

Милли Шура рәисе очрашуда катнашучыларны сәламләп, 2018 нче елдан бирле Федераль округларда татар иҗтимагый оешмалары белән очрашуларның даими узуы хакында сөйләде. Төньяк Осетия республикасында мондый чаралар беренче тапкыр үтүен, бүген биредәге татар активы белән утырыш үткәрелүен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессының тарихы, шулай ук оешма тарафыннан тормышка ашырыла торган проектлар белән таныштырды. 2024 нче елны Бөтендөнья татар конгрессы “Шәхесләр елы” дип игълан итүен җиткерде. Ә Россия Президенты тарафыннан илдә “Гаилә елы” дип билгеләнүен әйтте. Шул уңайдан Татарстанда ел дәвамында шәхесләрне һәм үрнәк гаиләләрне барлау буенча күптөрле чаралар узачак.

Төньяк Осетия-Алания Республикасы Хөкүмәте рәисе Борис Джанаев үз төбәкләрендә мондый чара оештырылуына шат булуын әйтте. Җитәкчеләр ике республика арасында социаль-икътисадый хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*