tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бе­ренче укытучым – Наҗия апам
Бе­ренче укытучым – Наҗия апам

Бе­ренче укытучым – Наҗия апам

1979 елның беренче сентябрь көне, иртәдән үк әкрен генә яңгыр ява. Бу көтеп алган көнем, тормышымда мөһим вакыйга – бүген мин тәүге тапкыр мәктәпкә ба­рам! Нинди зур шатлык – әйтеп тә, сөйләп тә бетерерлек түгел! Яңгырга да карамастан, әбекәм бакчадан ромашка чәчәкләре җыеп керткән, бәйләмгә дә җыештырып куй­ган. Үзе гомере буе укытучы булып эшләгәч, белә инде – һәрбер бала бу көнне мәктәпкә чәчәк бәйләмнәре тотып бара. Мин аларны үземнең беренче укытучыма бүләк итәргә тиеш!

Тиз-тиз генә атлап мәктәпкә ашыктым, беренче бу­лып, сыйныф ишекләрен ачып керәсем килде. Ләкин мине мөлаем гына бер апа ягымлы елмаюы һәм җылы сүзләре белән каршы алды. Ул миннән дә иртәрәк килгән, әйтерсең лә мине бик озак көтеп торган шикелле тоелды. Беренче очрашуыбыз шулай башланды. Ул – минем бе­ренче укытучым Наҗия апам Кафиятуллина иде.

Инде кырык биш елга якын вакыт узса да, шушы мизгелләр минем хәтеремнән бер дә чыкмый. Ә беренче укытучым гомеремнең маягы булып тора кебек һәм бүген сүзем Наҗия апам турында.

Әнисе терәге

Ул 1946 елның бишенче ав­густында Абдулбари абый Закиров белән Вәсимә апа Адиятуллинаның гаиләсендә си­гезенче, төпчек бала булып туа. Аңа кадәр ике малай, биш кыз була, ләкин малайлар кечкенә чакта ук, авырудан вафат була­лар. Ә Рәйсә исемле олы кызла­ры пневмония белән авырый, та­библар аны дәваланырга хәтта Кырымга да озатырга җыенган була, ләкин илдә сугыш башла­нып, 1941 елда унсигез яшендә үлә.

Наҗия кечкенә вакытта язмышның ачы җилләре шушы гаиләне икегә аера – әтисе ха­тынын һәм балаларын ташлап, шәһәргә китеп яңа гаилә кора. Әниләре кызлары белән берүзе генә кала, “уфалла арбасы”н ялгыз тартырга мәҗбүр була. Колхозда эшләп, кызларын аяк өстенә бастыра, алар бер-бер артлы Мәскәүгә китеп урнаша, әнисе янында Наҗия генә кала.

“Әнием бик сабыр һәм белем­ле кеше иде. Кечкенә вакытта ук Сара абыстай Таҗетдиновага йөреп, искечә укырга һәм язарга өйрәнә. Бер ел гына йөреп кал-мый, җиде ел эчендә Коръәнне укырга өйрәнә, тәфсирләрен үзләштерә, аларны аңлатып бирергә дә өйрәнә. Гоме­ре буе биш вакыт намаз укы­ды. Күршеләре белән яхшы мөнәсәбәттә торып, алар­ны да намаз укырга өйрәтте, шуның өчен күрше-күләннең рәхмәтеннән бер дә өзелмәде”, – дип искә ала әнисен Наҗия апа.

Ә үзе кечкенәдән балалар ярата ул. Күршеләрендә генә гаиләсе белән мәктәп директо­ры Исмәгыйль абый Сафиуллин яши. Кичләрен, алар мәктәптә чакта, Наҗияне балалар янын­да булырга чакыралар. Тирә-юньдәге күрше балалары белән бергә җыелгач, мәктәп-мәктәп уйныйлар. Наҗия – укытучы, дәфтәр битләреннән кечкенә генә китапчыклар ясап, барысын да укыта, үзе дә бит икенче сый­ныф укучысы гына! Беренче укы­тучысы Асьма апа Хөсәинованың дәресләрендә яратып укыганга күрә, “укучыларына” да шундый ук “апа” булырга тырыша ул.

Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Наҗияне кыз туганнары үзләре янына Мәскәүгә чакыралар, әниләрен дә үгетлиләр, “ялгы­зын калдырасың бит авылда!” – дип тә әйтеп карыйлар. Ләкин Вәсимә апа төпчек кызын баш­калага җибәрми. Ә Наҗиянең укыйсы килә, документларын Горький шәһәренең мединститу­тына бирә. Әтисе дә анда яши, ярдәм кулын сузарга да әзер. Әмма язмыш син уйлаганча бар­мый шул. Көннәрдән бер көнне аларга өйләренә мәктәп дирек­торы Исмәгыйль абый керә. Ул гаиләсе белән Татарстан якла­рыннан килгән, безнең мәктәптә директор вазифаларыннан тыш, татар теле белән әдәбият дә-ресләрен дә укыта, бик инсафлы һәм зыялы кеше. Мәктәптә аның сүзе – закон, авыл халкы да ихти­рам итә үзен.

– Кызым, күреп торам, балалар яратасың! Алар да сиңа тарты­ла, бер сыйныфны бирик әле үзеңә, укытып кара, бәлки, укы­тучы һөнәрен үз итәрсең, – ди ул Наҗиягә.

– Исмәгыйль абый, нинди укыту­чы булыйм мин, әле бит кая да укыганым да юк!

– Әнә, күршеңдә ике укытучы – Әминә апаң Феткуллина белән Сара апаң Абдуллина яши, алар сине укытучылыкның бар серләренә дә өйрәтерләр, – ди директор.

“Абыйның сүзен тыңламыйча булмый инде. Үзем дә кызыксын­дым һәм ризалыгымны бирдем”, – ди Наҗия апа.

Мәктәп мохите

Алтмышынчы елларда безнең Зур Рбишчада балалар саны күп була, һәрбер сыйныфта бишәр параллель, 40ар укучы. Ә укы­тырга укытучылар җитешми. 1963 елда, яңа гына мәктәпне тәмамлаган унҗиде яшьлек Наҗиягә икенче сыйныфны бирәләр. Анда 39 бала, шуның 7се икенче елга утырып калган­нар. Беренче дәрескә керер ал­дыннан ул бераз каушап кала, нык дулкынлана, әмма үз-үзен кулга алып, класс ишеген тыныч кына ачып керә. Яңа яшь апаны укучылар тынлык белән, бер та­вышсыз каршы алалар һәм оза­кламый үз итәләр. Шушы берен­че сыйныфын ул бүгенгәчә күңел түрендә саклый, һәрбересенең исем-фамилиясе хәтерендә.

Ике ел укыткач, 1965 елда Наҗия Кече Рбишча егете Мәлик Кафиятуллинга кияүгә чыга. Комсомол булуына кара­мастан, әбисенең йортында ни­ках укыйлар аларга, ә туйның бер галәмәте булып, кияү белән кызны мотоциклга утыртып, ике авыл буйлап әйләндерәләр. Шулай итеп, тормышының яңа чоры башлана. Зур Рбишчадан Кечесенә күчә, мәктәбен дә ал­маштырырга туры килә. Читтән торып, Городец педучилищесы­на укырга керә. Яңа гаиләдә дә җиңел булмый, кеше күп – каен әтисе белән әнисенең унбиш баласы (унөч малай, ике кыз) була, Мәлик – ундүртенчесе. Каен әтисе – сугыш ветераны, яраланып кайткан ул, ә каен әнисе хәлсез була. Ләкин бары­сы белән дә уртак тел табып, бик матур яши бу гаилә, Наҗияне дә ишле гаилә тиз арада үз итә. 1966 елда кызлары Найлә, ә 1971 елда уллары Ринат туа.

Ә тормыш мохите – мәктәп. Кече Рбишча мәктәбе ул эшкә килгән елларда агачтан була, бер бүлмәсе генә ташныкы. Балалар күп булганга, ике сменага бүленеп укыйлар. Биредә башлангыч сыйныфлары гына укый, анна­ры Зур Рбишча урта мәктәбенә күчәләр. Укытучылар коллекти­вы бик көчле, зур ихтирамга лаек булган педагоглар эшли. Зәйнәп апа Мухамедиева белән Зәйнәп апа Юсипова гына ни тора! Алар артыннан калышырга яшьләргә дә һич ярамый! Ни белмәгәнне сорыйлар, ә алар рәхәтләнеп ярдәм кулын суза. Биредәге кол­лектив бик дус эшли. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу һәм дә алар белән дөрес аралашу – гаҗәеп көч таләп итә бу һөнәр. Наҗия апа да көчен кызганмый, балалар аның янын­да бөтерелә, ярата, хөрмәт итә, ярдәм сорап килә. Аның укыткан укучылары да үзе кебек ягымлы, ихтирамлы. Әнә, 2023 елда гына, мәктәпне тәмамлауга кырык биш ел тулу уңаеннан укучылары зур очрашу уздырып, апаларына ка­бат мең-мең рәхмәт әйтәләр.

Тәҗрибәле укытучы

Наҗия апа мәктәптә илле ике ел укыта, бик күп Мактау грамо­талары белән бүләкләнә, алар­ны санап та бетергесез. Ләкин иң зур горурлыгы – төп белем алган укучылары.

Хезмәт итү дәверендә ундүрт сыйныф укыткан апа ул. Һәрбер сыйныфы үзенчәлекле, һәрбер баласы дөньяда үз урынын та­бып, берсе генә дә тормышта югалып калмаган. “Наҗия апа! Рбишча балалары нинди, баш­калардан нәрсә белән аерылып торалар?” – дигән соравыма:

“Мин бит башкаларны белмим. Ә безнең Рбишчаныкылар бик гадиләр, мәктәпкә тиз арада күнеп, аны үз итүчеләр, кешегә ихтирамлылар, бер-бересен уздырырга тырышып, яратып укыдылар, укырга яратучылар, эчкерсезләр. Беренче сыйныф­ка килгәндә әлдә алар нәниләр, сөйдереп торалар үзләрен. Мин һәрбересен бөтен җаным белән үз иттем. Ихтирамлыкка, әти-әнине, әби-бабайны хөрмәт итеп яшәргә, укуны яратырга өйрәтә идем”, – дип җавап кайтарды ул.

Әйе, мин аның белән ике йөз процентка да килешәм, чөнки, беренчедән, мин Наҗия апаның укучысы, ә икенчедән, анарда укып чыккан укучыларны да күп укытырга туры килде. Безнең Зур Рбишча мәктәбенә Кечесеннән яңа сыйныф килгәч, беренче дәрестә үк: “Беренче апагыз кем иде?” – дип сорый идем. Ә инде “Наҗия апа!” – дип җавап кайтар­салар: “Без туганнар икән, укыр­га яратучылар”, – дип әйтә идем.

“Апа! Сездә дәме “Сөйләшү дәресләре” була иде?” – дип тә сорап куялар. Әйе, шул, Наҗия апаның шушы “сөйләшү дәресләре” миңа да таныш, ел­лар узса да, алар бер дә күңел түреннән китми. Шушында апа безгә әхлак белән әдәплелек тәрбиясе турында сөйли, ба­рыбызны да чын кеше булырга өйрәтә иде. Уку да бит барысына да бирелми, кемдер эшчән булып, шуның белән алдыра тормышта. Әмма, иң мөһиме, үз йөзеңне югалтмыйча, кеше булып калуың – тормыш китабының иң кадерле­седер бу дөньяда. Шундый бу­луыбыз өчен һәрберебез Наҗия апабызга мең-мең рәхмәтле.

 Килене дә кайниш туфрагыннан

Аның үз балалары да шундый­лар – кызы Найлә Мәскәүнең пединститутын тәмамлап, био-лог-географ һөнәрен алды, улы Ринат Работки авыл хуҗалыгының техникумын тәмамлап, гаиләсе белән әнисе янында гомер кичерә, хатыны Рамилә белән улы Ленар, кыз­лары Камиләне үстерәләр. Ле­нар мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Мәскәүнең югары уку йортында белем ала.

Рамилә – Зур Рбишча кызы, Ка­фиятуллиннар йортына унтугыз яшендә килен булып төшә. Наҗия апа анарга Уразавыл педучили­щесында укырга тәкъдим итә. Рамилә аны уңышлы тәмамлап, Арзамас педагогия институтында да укый. Килене укытучы булгач, бик шатлана Наҗия апа. Соңгы сыйныфын Рамиләсенә тапшы­рып, лаеклы ялга чыга, ләкин мәктәп директоры Йосыф Җәфәр улы Нуреевның тәҗрибәле укыту­чы белән тиз генә саубуллашасы килми, тагын ике ел Наҗия апа мәктәптә социаль педагог булып эшли.

Хәзергесе көндә апабыз лае­клы ялда, биш вакыт намазын укып, өйдәгеләргә ярдәм кулын сузып тора. Күп кенә яшь укыту­чылар белән тәҗрибә уртакла­ша, “балаларга ягымлы, йомшак телле булырга тырышыгыз, усал сүзләр әйтмәгез, картларга их­тирамлык күрсәтергә өйрәтегез”, – дигән киңәшләрен биреп тора. Әйе, алтын сүзләр бу!

Безнең апабызда масаю бө-тенләй юк. “Сиңа ничек итеп ярдәм кулы сузыйм, белмәгәнне өйрәтим, аңлатыйм икән?” – дип борчылучы. Укучылары мәктәпне тәмамлап, зур дәрәҗәгә ирешсә, чын күңелдән шатланучы, “мин бит бу балаларны укыттым, алар­да мин биргән белем, мин сал­ган нигез”, – дигән уйлар белән яшәүче ул. Башкача мөмкин дә түгелдер.

Без апаларга укыган елларда төрле бәйрәмнәрдә алты тиен­лек открыткалар алып, үзебезчә котлау сүзләре яза, корычтай сәламәтлек, ак бәхетләр тели идек. Бүгенге көндә дә барча укыткан укытучыларыбызга һәм үзебезнең беренче апабызга да барча укучылары исеменнән шушы сүзләрне әйтәсе килә. Әмма вакыт үтү белән генә шундый фикер дә килә: “Тор­мыш юлыбызда Сезне очраткан өчен Раббыбызга иксез-чиксез рәхмәтле без, шуның белән бәхетле барыбыз да!”

Әлфия МӨХӘММӘТҖАНОВА.

Зур Рбишча

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*