Чынлыкта “Игезәкләр каргышы” дип аталган әлеге китабыбыз таралып та бетте, укучыларыбыз кулына барып та иреште. Китапның авторы – Апас районы Иске Йомралы авылында бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган биология укытучысы Әминә Мингазиева-Хәйрова. Әлеге повестьта барлык авырлык-михнәтләре белән чын авыл тормышы, ачы язмышлар сурәтләнә. Ана мәхәббәте, сугыш чоры газаплары, туганлык мөнәсәбәтләре йөрәк аша үткәреп тасвирланган. Әсәр бүгенгебез һәм үткәнебез турында уйланырга чакыра. Бүген китапны Апас районы Иске Йомрал авылында тәкъдим итәчәкбез. Шул уңайдан авторыбыз белән әңгәмә корып алдык.
– Әминә ханым, китапны язу уе кайчан туды?
– Әниемнең сеңелесе Рәфика апамны күмеп кайтканнан сон ятып торган кыска гына арада төш күрдем. Үләмә елгасы буенда эңгер-меңгер вакыт, шунда өч ак ат утлап йөри имеш, берсе җигүле. Азан тавышына уянып киттем һәм шунда күңелемә килде: якыннарымның тормышын бәян итәргә кирәк.
– Сез көне буе мәктәптә, иҗатка вакыт ничек таптыгыз?
– Якыннарым бер-бер артлы бакыйлыкка күчкәч, мин төннәрен бик әз йоклый башладым. Ә төнлә уйлар аеруча актив, язу рәхәт. Тавыш юк. Кайвакыт йоклаганда да кемдер төртеп уяткан кебек булам да яза башлыйм. Карават янындагы тумбочкада һәрвакыт кәгазь белән карандаш тора. Андый вакытларда, гадәттә шигырь языла. Шигырь юллары күз алдына тезелеп килеп торалар.
– Язган чакта туктап калырга уйлаган чакларыгыз булдымы?
– Юк, бервакытта да.
– Китаптагы иң тетрәндергән урын? Китабыгыз аша нәрсә әйтергә телисез?
– Әнинең бәхиллек соравы тетрәндерде. Шул моментны язуы да авыр булды. Бала анадан бәхиллек сорарга тиеш җирдән әнинең күземә карап эчен бушатуы бик йөрәгемне әрнетте. Ул уйлап яшәгән бит инде шул хакта бәгырькәем. Гомумән, китапның күп җирен елый-елый яздым. Ул минеке, минем бәгырьнең бер кисәге. Әйтергә теләгән уем шул: туганлык, кан туганнар, әти-әни сайлап ала торган нәрсәләр түгел. Аларның нинди бар шулай яратырга, кадерләргә кирәк. Үлем үкенечсез булмый дисәләр дә, Аллаһыма мең кат шөкер, хәлемнән килгәнчә кадер-хөрмәтемне күрсәтә алдым.
– Язмышка ышанасызмы?
– Язмышка ышанам. Мин әниемне операциядән коткаручы буларак туганмын. Һәм тормышым да кемнедер нәрсәдәндер коткаручы буларак, кешеләргә ярдәм итеп үтә. Миңа авырлык китергән кешеләргә дә үпкәм дә юк, аңларга, кирәксә булышырга тырышам. Кемгәдер эшем, һич югы йомшак сүзем белән ярдәм итә алсам да рәхәт.
– Адәм баласы үз язмышын үзгәртә аламы?
– Әйе дип уйлыйм. Тик аның өчен тирәнтен уйлау хас булмаска тиеш кешегә.
– Китапның исеме үзгәрде. Сез килештегезме моның белән?
– Әйе, килештем. “Игезәкләр каргышы” күпкә үтемлерәк исем булды. Рәхмәт, “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик Сабировка үзенчәлекле исем белән китабымны халыкка танытканы өчен. “Шәһри Казан”га зур рәхмәтләремне җиткерәм. Алар башламасалар, тиз генә китап чыгарырга җөрьәт итә алмаган булыр идем. Бик зур рәхмәт, китапны эшләүче кызларга! Бу – минем беренче китабым.
– Китапны беренче тапкыр кулга алгач, сезнең тетрәнеп елаганыгыз күз алдында. Бу абыегыз үлеме белән бәйле булдымы?
– Әйе, абыем күп сүзле булмаса да безнең арада аерым бер төрле бәйләнеш иде. Арабыз 11 ел. Ул мине карап үстергән, кечкенә чагымда кулыннан да төшермәгән. Ул минем белән горурлана иде. Үзе әйтмәсә дә күңелем сизде. Хәзер дуслары белән сөйләшкәндә дуслары да синең белән горурланып сөйли иде диләр. Аның кинәт китүе тез астыма нык сукты. Без китапны алырга абыем белән килергә тиеш идек. Ул бик тә көтте бу китабымны. Чөнки чыгартуга да ул булышлык итте, кинәшләрен бирде.
– Иҗат шактый киң төшенчә,сезнең бик үзенчәлекле эчтәлекле шигырьләр язганыгызны беләбез, киләчәктә шигырь китабы чыгару уегыз юкмы?
– Бик күп язмасам да шигырьләрем шактый бугай, төгәл санын белмим. 200 ләп бардыр, бәлки артыграктыр. Барысын да туплап бер җыентык итеп чыгарасым килә. Куйган максатыма акрын булса да ирешәм, бу хыялым да тормышка ашар, Аллаһ бирса.
Чыганак: shahrikazan.ru