tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шәрык клубы”нда “Киләчәгем өчен мәңге кирәк миңа туган телем” дип исемләнгән әдәби кичә узды
“Шәрык клубы”нда “Киләчәгем өчен мәңге кирәк миңа туган телем” дип исемләнгән әдәби кичә узды

“Шәрык клубы”нда “Киләчәгем өчен мәңге кирәк миңа туган телем” дип исемләнгән әдәби кичә узды

21 февраль көнне Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан “Шәрык клубы”нда “Киләчәгем өчен мәңге кирәк миңа туган телем” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичәдә төрле ил вәкилләре үз телләренең шигърияте белән таныштырды. Алар арасында Замбия, Филиппиннар, Иран, Чад, Кытай, Төркмәнстан, Ангола, Боливия, Төркиядән кунаклар бар иде.

Чараны Татарстан Республикасының халык артисты Фәнис Җиһанша алып барды. Чакырылган махсус кунаклар буларак, шагыйрь, Муса Җәлил премиясе лауреаты Булат Ибраһим, яшь шагыйрә Гүзәл Закирова, Миләүшә Гайфуллина катнашты. Алар тамашачыга шигырьләрен тәкъдим иттеләр.

Берләшкән Милләтләр оешмасы карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*