tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада “Сөйлим анам телендә” дип исемләнгән бәйгенең финал туры узды
Түбән Камада “Сөйлим анам телендә” дип исемләнгән бәйгенең финал туры узды

Түбән Камада “Сөйлим анам телендә” дип исемләнгән бәйгенең финал туры узды

Түбән Камада Туган телләр бәйрәме көнне “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмасының “Апуш” балалар китапханәсе белән иҗади бергәлектә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Сөйлим анам телендә” дип исемләнгән бәйгенең финал туры узды. Финалга 24 бала узган иде, һәр бала чарага ныклап әзерләнгән, “тапталмаган” шигырьләр ятлаганнар һәм көчләреннән килгәнчә сөйләп тә күрсәттеләр. Жюри һәр чыгышка иҗади якын килеп, дөрес бәя бирергә тырышты. 24 катнашучының һәркайсы сәләтләренчә лаеклы урын алдылар, номинацияләргә лаек дип табылдылар.Чыгыш ясаган һәр балага Ак калфак оешмасының тәмле һәм уку-язу өчен кирәкле әсбаплар, Бөтендөнья Татар конгрессының балалар өчен китаплары белән бүләкләнделәр.

Гран-при иясе,76 бакча тәрбияләнүчесе Илина Гыйзетдинова “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Галиуллинаның махсус бүләге-татар милли бизәкләре төшерелгән матур яулык белән бүләкләнде.Әти-әниләргә алдагы бәйгеләрнең шартлары, сөйләү техникасы, аерым үзенчәлекләр хакында мәгьлүмат бирелде, Йолдыз Шарапованың матбугатта басылган “Аквариум балыклары ни сөйли?” шигыре укылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*