tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт театры «Фәхрине үтереп ташладылар» спектакленең кинокадрларын төшерә башлады
Әлмәт театры «Фәхрине үтереп ташладылар» спектакленең кинокадрларын төшерә башлады

Әлмәт театры «Фәхрине үтереп ташладылар» спектакленең кинокадрларын төшерә башлады

Әлмәт театры Казанда «Фәхрине үтереп ташладылар» спектакленең кино кадрларын төшерә башлады. Бүген беренче кадрлар КФУ тулай тораклары янында төшерелде.

«Без башладык! Без татар театры тарихында беренче фильм-спектакль ясыйбыз. Безнең 8 көн бергә эшлисе бар. Эш процессында арылган вакытлар да, хәтта, аңлашып бетмичә, үпкәләшеп алган моментлар да булырга мөмкин. Бернигә карамастан иң мөһиме – без тамашачыга яхшы продукт тапшырырга тиеш», – диде проектның режиссеры Александр Далматов киноның беренче кадрлары алдыннан символик тәлкинкәне ватканда.

«Фәхрине үтереп ташладылар» спектакле язучы Равил Сабырның шул исемдәге романы буенча куела. Әлеге әсәр беренче ябык әдәби конкурсның «Роман» номинациясендә призлы урын алган иде.

Беренче кадрлар төп герой Кадыйрның кайчандыр үзе яшәгән студентлар тулай торагы янына килеп төшерелде. Аның янәшәсендә тугрылыклы ярдәмчесе Зөлмәт тә бар. Кадыйр ролен Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов башкара. Зөлмәт ролендә – Фаил Сафиуллин.

Фильмның операторы – Карлос Оливейра. Рәссам – Сәлимә Аскарова. Продюсер – театрның баш режиссеры Фәридә Исмәгыйлева.

«Әсәрне язганда кемнедер күз алдында тотсаң да, персонажлар әдәби геройлар. Аларның һәрберсендә күпмедер дәрәҗәдә мин үзем дә бардыр, бәлки. Кайчагында усал, кайчагында лидер буласың, кайчагында буйсынган булып кыланансың. Артистлар кинода һәм сәхнәдә уйнаган кебек, язучы язганда күңеленнән уйный», – диде беренче кадрлар төшерелә башлау процессын күрергә килгән язучы Равил Сабыр.

Кайчандыр төрлесе төрле елларда Казан дәүләт университетында укыган һәм шушы тулай торакларда яшәгән Равил Сабыр да, Александр Далматов та Казанның Кызыл Позиция урамында урнашкан тулай торак тирәләрендә үзгәрешләр булмауны, туксанынчы еллар кадрларын иркен төшереп булуын билгеләп үттеләр.

Равил Сабыр спектакльне яшьлеге туксанынчы елларга туры килгән буынга аеруча кызыклы булыр дип фаразлый.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*