tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкент шәһәрендә “Изү” күкрәк бизәлеше ясау буенча мастер-класс узды.
Ташкент шәһәрендә “Изү” күкрәк бизәлеше ясау буенча мастер-класс узды.

Ташкент шәһәрендә “Изү” күкрәк бизәлеше ясау буенча мастер-класс узды.

Ташкент шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә “Ак калфак “лылар  өчен традицион татар хатын-кыз костюмы элементы булган “Изү” күкрәк бизәлеше ясау буенча мастер-класс узды.

Изү – бәйрәм һәм көндәлек киемнәргә өстәмә, күздән саклаучы әйбер. Сәнгать белгече һәм костюмнар буенча рәссам Гөлнара ханым Ишморатова бу элементның максаты турында сөйләде, тукымаларны фактура буенча ничек сайларга һәм бизәкләрне ничек ясарга икәнен күрсәтте.

Моннан тыш, Гөлнара ханым узган гасырның 50-60 елларында әбисе һәм әнисе ясаган шәхси коллекция әйберләрен, гаилә реликвияләрен, хатын-кызларның борынгы күлмәгенең аерылгысыз өлеше булган аскы күкрәкчә үрнәкләрен күрсәтте. Мастер-класста Һәр катнашучы хатын-кызларыбызга бер атна эчендә үз күкрәкчәсен тегәргә вакыт бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*