tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һади Атласи истәлегенә багышланган мәгърифәтчелек экспедициясе үтте
Һади Атласи истәлегенә багышланган мәгърифәтчелек экспедициясе үтте

Һади Атласи истәлегенә багышланган мәгърифәтчелек экспедициясе үтте

Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе, галим-тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Һади Атласи истәлегенә багышланган мәгърифәтчелек экспедициясе үтте. Бөгелмә шәһәренә сәфәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов катнашты.

Экспедиция вакытында Бөгелмә муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү  учреждениеләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен мастер-класс уздырылды. Катнашучылар Һади Атласи һәм аның көрәштәшләре истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салдылар.

Татар дәүләт «Әкият» курчак театры «Авыл эте Акбай» спектаклен тәкъдим итте. Килгән кунаклар белән берлектә «Бөгелмәдә татарларның милли-мәдәни мохитен саклау һәм үстерү мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл оештырылды, катнашучылар фикер алыштылар. Очрашуның ахырында Һади Атласи истәлегенә багышланган тантаналы кичә һәм номинацияләр буенча бүләкләү тантанасы узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*